Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев вазифасыннан китте


Аман Тулеев
Аман Тулеев

Губернатор вазифасыннан үз теләге белән китте дип хәбәр ителә. Тулеев видеомөрәҗәгатьтә "Шундый авыр йөк белән губернатор вазифасында мораль яктан эшләргә ярамый", ди.

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев үз теләге белән мөддәте тәмамланганчы вазифасыннан китте. Бу хакта өлкә хакимияте сайтында хәбәр урнаштырылган. Тулеев Русия президенты Владимир Путин исеменә гариза язган.

Өлкә халкына яздырылган видеомөрәҗәгатендә Аман Тулеев: "Моны үзем өчен дөрес, яхшы уйланылган, бердәнбер дөрес карар дип саныйм. Шундый авыр йөк белән губернатор вазифасында мораль яктан эшләргә ярамый", дип белдерде.

Кемерово өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы булып вице-губернатор Сергей Цивилев билгеләнде. Бу хакта Владимир Путин имзалаган карарда әйтелә. Путин Аман Тулеевның вазифасыннан китү гаризасын кабул иткән. Сергей Цивилев - "Колмар" күмер ширкәтенең элекке генераль мөдире һәм хуҗаларының берсе, ул миллиардер Геннадий Тимченконың эшлекле партнеры.

25 мартта Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, рәсми саннарга караганда, 64 кеше һәлак булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 79 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шаһитләр сүзләренчә, янгын турында хәбәр бирү системы эшләмәгән, чыгу юлларын ут камап алган, кешеләр тәрәзәләрдән сикерергә тырышкан. Җәсәдләре табылмаганнарның төгәл саны әлегә игълан ителмәде.

Фаҗигага бәйле җинаять эше ачылды, биш кеше тоткарланды. Тикшерү мәгълүматына караганда, бинада тиешле иминлек чаралары күрелмәгән, сак хезмәте эвакуацияне дөрес оештырмаган.

XS
SM
MD
LG