Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татар мәктәбендә татарлар азчылыкта


Татар мәктәбе дип аталып йөртелгән, атнасына бер генә сәгатъ булса да татар теле укытыла торган мәктәп Мәскәүдә бердәнбер. Әмма дистәләрчә мең татар яшәгән шәһәрдә балаларын бу мәктәптә укытучы татарлар кими бара.

Ул Муса Җәлил исемен йөрткән 1186нче санлы мәктәп. Беренче уку елларын ташландык балалар бакчасы бинасында башлаган, укытучылар тарафыннан күпме хезмәт кергән, инде 20 еллык тарихы булган мәктәпнең хәзер бик матур үз бинасы бар. Ләкин мәктәпнең "татар этномәдәни юнәлештә укыта һәм тәрбия бирә" дигән рәсми статусы төшереп калдырылган инде. Шулай да, ничә ел инде мәктәпләрдә оптимизация дип аталган гомумиләштерү сәясәте баруга карамастан, татар мәктәбе әлегә беркемгә дә кушылмый, үз тормышын үзе алып бара. Акча бүлеп бирү балалар исәбеннән булганга, мәктәпкә балаларны, татар балаларын күбрәк җыярга тырышалар. Әмма татар балалары саны бик артмый икән.

Шушы көннәрдә мәктәптә әти-әниләр өчен, укучыларны җәлеп итү һәм мәктәп белән таныштыру максатыннан, ачык ишекләр көне уздырылды.
Азатлык мәктәп мөдире, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина белән әңгәмә корды.

Роза Хәбибуллина
Роза Хәбибуллина

– Без инде бу уку елында ачык ишекләр көнен, мәктәп, укытучылар белән таныштыруны икенче тапкыр оештырдык. Күптөрле игъланнар да бирдек , белдерүләр дә тараттык. Килүчеләр бик күп булды, ләкин татарлардан килүче булмады! Мәскәүнең татар халкы шул тикле битараф! Без әлбәттә үзәктә түгел, ерак районда урнашкан. Шул ягын уйлыйлардырмы, ләкин бер генә татар кешесе дә баласын җитәкләп килмәде.

– Мәктәпнең хәле ничек соң бүгенге көндә. Балалар саны җитәрлекме? Мәктәп үз үзен тәэмин итәрлек хәлдәме?

– Беләсез инде, мәктәпне икътисади яктан тәэмин итү балалар санына бәйле. Шул акчалар мәктәп мәшәкатъләренә дә тотыла, укытучыларның эш хакларына да, уку әсбаплары алырга да шул исәптән бирелә. Хәтта медицина хезмәте, балаларны тукландыру да шул баш исәбеннән бүлеп бирелгән акчага карый. Мәктәп бюджеты шуннан тора. Балалар саны күп булса, акча да күп була, аз булса, акча да аз була. Шуңа безне кушарга да кыстап карадылар. Ләкин без, йөзебезне югалтудан куркып, башка мәктәпләргә кушылудан баш тартып торабыз. Ул ата-аналар комитетына да бәйле. Безне мәҗбүри эшләтүчеләр юк бу тарафтан.

Мәктәптә балалар бар, саны җитәрлек. Башка мәктәпләрдә өчәр мең бала укый. Ә бездә 441 бала гына. Аерма бар инде. Мине борчыганы – татарлар саны кими бара. Хәзер мәктәптә татарлар бары 30 процент кына калды. Әле берничә ел элек кенә яртысы татар иде. Менә мин монда Мәскәүнең Җәмигъ мәчете мисалын китерәсем килә. Ул мәчетне дә татарлар төзегән. Гомер гомергә татар мәчете булып саналган. Ә анда хәзер татарлар йөрми. Йөрмәүчеләр үзләренчә сәбәп табып, анда безнең халык юк, Урта Азия дә, Кавказ халкы, шуңа йөрмибез диләр. Кем гаепле соң аңа? Татар үзе гаепле! Мәчеттәге бушлыкны татар үзе оештырды. Бушлык беркайчан да буш тормый ул, ни белән булса да тула.

Бездә хәзер таҗик, үзбәк, кыргыз, азәрбайҗан балалары укый

Менә хәзер мәчетләрдә дә татар урыннарын башка милләтләр алып бетерде. Мәктәп белән дә шул хәл. "Безгә мәктәп кирәк! Мәскәүнең һәр районында мәктәп булырга тиеш!" дип кычкыралар җыелышларда. Ә менә бердәнбер татар мәктәбенә балаларын китерүче юк. Бездә хәзер таҗик, үзбәк, кыргыз, азәрбайҗан балалары укый. Алар рәхәтләнәләр безнең мәктәптә. Чөнки укытучыларыбызның күбесе татар. Балалар урысча аңламый торса, аңлатып бирәләр. Без бит башка милләт балаларын ничек укытырга беләбез. Алар рәхмәт әйтә-әйтә безнең мәктәпкә йөриләр.

Әлбәттә, татарлар аз булса да, бар. Хәтта Мәскәү өлкәсеннән балаларын китереп укытучылар да бар. Әнә безнең Рушан хәзрәт Әббәсов, өч баласын да безнең мәктәптә укытыр өчен, башка райондагы фатирын сатып, мәктәпкә якын өйдән яңа фатир алды. Ләкин алар гына барыбер аз. Безгә татарлар кирәк! Шундый мөмкинлекләр бар. Мәктәбебез бар. Укытучыларыбыз бар, матди нигезебез бар. Мәктәпнең татар китапханәсе, музее бар. Әгәр дә алга таба мәктәпне ябып куйсалар, Алла сакласын дип әйтәм инде, мәктәбебез юк дип елап йөриячәкләр. Булганның кадерен белми татар.

– Татар теленә һөҗүмнәр туктамый бит инде. Сезнең мәктәпкә шаукымы кагылдымы әле соңгы хәлләрнең?

– Алай без сизмәдек. Ничек укытылды, шулай укытыла. Ул инде безнең укыту програмына кергән. Ә менә Русия буйлап барган прокурор тикшерүләре безгә дә килгән иде. Алар бездә урыс теленең сәгатъ саны кимемәгәнме дип тикшерделәр. Татар телен укыту бездә урыс теле дәресләренә бәйле түгел. Бездә татар теле беренче сыйныфтан дүртенчегә кадәр мәҗбүри. Ә инде бишенчедән башлап проект эшчәнлеге дигән програм бар. Татар теленнән укучылар укытучылар белән төрле проектлар эшли. Татар мәдәнияте, татар әдәбияты, тарихка бәйле алар. Без, әлбәттә, этно-мәдәни компонентны барлык дәресләрдә кертүне сорыйбыз укытучылардан. Тарих, географиядән дә.

– Татар теле дәресе атнага бер генә мәртәбә керә. Ә менә мәктәптә татарлыкны тәрбияләгән нинди чаралар бар соң? Балаларга татар телен тагын ничек бирү мөмкинлекләрен табасыз?

– Безнең татар әкиятләре нигезендә спектакльләр куя торган "Әкият" дип аталган студиябез бар. Безнең татарча җыр, бию, нәфис сүз түгәрәкләре эшләп килә. Өлкән сыйныфтагы балалар белән татар тарихын өйрәнү проектлары алып барабыз. Теләгән кеше мәктәптә татар теле, әдәбияты, мәдәнияте, тарихы, фольклор, гореф-гадәтләр турында күп төрле белемнәр ала ала.

Мәктәп укучылары
Мәктәп укучылары

– Мәктәпнең исемендә "этно-мәдәни юнәлештә" дигән сүзләр инде юк. Хәзер андый исем Мәскәүдә бер мәктәптә дә калмаган. Шуның өстенә, милли мәктәпләр дә оптимизация нәтиҗәсендә башкалар белән йотылып бетте. Сез үз җаегыз белән мөскәкыйль булып калган бердәнбер мәктәптер, ахры. Менә бу түгәрәкләр эшләүгә мәгариф җитәкчеләре тыюлар куймыймы?

– Юк. Хәкимият ягыннан бернинди дә проблем юк. Ничек эшлибез, шулай эшлибез. Менә татарлар гына күбрәк булсын инде. Югалтмаска иде шушы мәктәбебезне. Күпме авырлыклар белән ачылган мәктәп бит ул.

– Роза ханым, әйтә аласызмы. Укытучыларның уртача хезмәт хакы күпме?

– Бездә уртача 79 мең санала. Укытучының эш хакы 69 меңнән ким булмаска тиеш. Бу инде бер фәннән укыта торган укытучының хезмәт хакы. Өстәмә белем бирә торган укытучыларга күбрәк тә булырга мөмкин. Шуннан да төшерергә ярамый. Бу югарыдан килгән таләп нигезендә бирелә торган хезмәт хакы. Төшерсәк, шелтә белдерәчәкләр. Шуңа күрә авыр безгә.

– Киләсе елга балалар җыю башландымы?

– Башланды. Беренчегә бер сыйныфлык бала бар инде. Безгә күпчелек бала августта килә. Гадәттә ике беренче сыйныф була. Быел да шулай булыр дип уйлыйм. Күрше мәктәпләрдә беренче сыйныфка бик күп бала килә торгандыр, берничә мәктәп кушылган булгач. Ләкин без бит һәр баланы исеме белән беләбез. Ничек яши ул, нинди тойгылар белән йөри ул мәктәпкә – барысын да беләбез. Аз бала булу безнең өчен бик әйбәт ул.

****

Әле мәктәп бинасы булганчы, татар сыйныфлары ун ел дәвамында Мәскәүнең төрле мәктәпләрендә эшләп килде. 30 ел элек Краснопресня районында милли телләр өчен аерым мәктәп эшләде. Ул мәктәптә милли телдәге 19 сыйныф бар иде. Шул вакытларда татар сыйныфлары булмаса, бәлки бу мәктәп тә булмаган булыр иде. Мәктәпне оештыручыларны да искә алсаң, фәннәр докторы Урал Шәрипов, фәннәр кандидаты Гөлсем Галимова, татар теле укытучысы Венера Хәбибуллина, фәннәр докторы Фирдәвес Җәгъфәров – алар башлады Мәскәүдә татар мәктәбен.

XS
SM
MD
LG