Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт думасында кешенең абруен пычратучы мәгълүматны томалау кануны каралачак


Дәүләт Думасы утырышы (архив фотосы)
Дәүләт Думасы утырышы (архив фотосы)

Русия Дәүләт Думасына "кешенең яки юридик затның намусын, абруен, эшлекле дәрәҗәсен пычратучы" мәгълүмат урнаштырылган сайтны томалау турында канун өлгесе кертелгән.

Дума сайтында урнаштырылган канун өлгесенә ярашлы, мыскыл итүче мәгълүмат мәхкәмә карары белән алып куелмый икән, мәхкәмә тәфтише бу хакта Роскомнадзорга җиткерә. Роскомнадзор сайтны бер эш көне эчендә томалаячак. Гамәлдәге кануннар нигезендә мәхкәмә яки тәфтишләр мондый мәгълүматны томаулауны таләп итә алмый. Алар мәхкәмә карарын үтәмәгән өчен штраф кына салырга мөмкин.

Коррупциягә каршы көрәш фонды чыгарган "Он вам не Димон" фильмында телгән алынган миллиардер Алишер Усманов былтыр фонд җитәкчесе Алексей Навальныйны мәхкәмәгә биреп, җиңеп чыккан иде. Усманов үзенең абруен пычратучы мәгълүматны алып куюны таләп итте. Навальный карарны үтәүдән баш тартты, фильм әле һаман интернетта бар.

XS
SM
MD
LG