Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram код ачкычларын ФСБга тапшыру мөмкин түгел дип белдерде


Telegram җитәкчелеге ФСБга хәбәрләшү кодларының ачкычларын тапшыру техник яктан мөмкин түгел дип Роскомнадзорга җавап бирде.

Роскомнадзорның, Telegram ФСБга хәбәрләшү кодларының ачкычларын тапшырмаса, 15 көн эчендә томалау турындагы кисәтүенә җавапны "Агора" хокук яклау төркеме рәисе Павел Чиков үзенең Telegram каналында урнаштырды.

Җаваптан күренүенчә, сервисның администраторы хәбәрләшү кодларын чишә алучы мәгълүматка берничек тә керә алмый. Мессенджерда ике төрле аралашу каралган. Берсе – "болытлы чатта", икенчесе – "серле чатта". Беренче очракта хәбәрләшү Telegram серверларында беркайчан да сакланмый, икенче очракта хәбәрләр шифрланып саклана, ләкин бер урында гына түгел. Моннан тыш, кодларның ачкычлары даими яңарып тора, актуаль булмаган ачкычлар автомат рәвештә юк ителә.

20 мартта Роскомнадзор Telegram-га хәбәрләшү кодлары ачкычларын 15 көн эчендә ФСБга тапшыру кирәклеге турында хат җибәрде. 15 көннән оешма мәхкәмәгә Telegram-ны томалау турында мөрәҗәгать итә алачак.

Telegram-га нигез салган Павел Дуров ширкәт ирекне һәм шәхси тормыш кагылсызлыгын яклаячак дип белдерде.

Моңа кадәр Русия Югары мәхкәмәсе ФСБның Telegram-да кулланучыларның хәбәрләшү кодларын ачуны таләп итүенә каршы тапшырылган шикаятьне кире каккан иде.

Утырышта Telegram иминлек хезмәтенең кодларны таләп итүе хәбәрләшү серен боза дип белдерде. Моңа җавап итеп ФСБ вәкиле бу кодлар "хәбәрләшү серен тәшкил итүче мәгълүмат саналмый", диде.

XS
SM
MD
LG