Фәтхулла Гүлән һәм тагын җиде кеше Төркиядә "Контституцион тәртипне юк итәргә" омтылуда гаепләнә һәм "әлеге үтерүне планлаштырганнар" дип яза Төркиянең дәүләт мәгълүмат агентлыгы.
Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов 2016 елның 19 декабрьдә Әнкарада фотокүргәзмә ачылышында чыгыш ясаганда атып үтерелде. Үтерүче – 22 яшьлек полиция хезмәткәре Мәүлет Алтынташ үзе дә шунда ук атып үтерелде. Атканнан соң Алтынташ Русиянең Сүриядәге гамәлләрен хөкем итүче сүзләр кычкырды.
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган әлеге үтерү өчен җаваплылыкны оппозиция төркеме җитәкчесе Фәтхулла Гүлән тарафдарларына йөкләде.
Фәтхулла Гүләнне шулай ук 2016 елның Төркиядә дәүләт түнтәрелеше ясарга омтылуда да гаеплиләр. Гүлән үзе әлеге гаепләүләрне кире кага.