Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собчакның Казандагы штабының элекке җитәкчесенә административ эш ачылган


Эльза Нисанбекова
Эльза Нисанбекова

3 апрельдә Казан прокуратурасы "Ачык Русия" федераль шурасы әгъзасы, элек Ксения Собчакның Казандагы штабын җитәкләгән Эльза Нисанбековага административ эш ачкан. Ул Русиядә теләнмәгән оешма белән хезмәттәшлек итүдә шикләнелә.

Эш административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе нигезендә ачылган. Ул Русия җирлегендә теләнмәгән дип танылган чит ил яки халыкара оешмалар эшчәнлеге турында.

Административ эш ачу турындагы карарда Нисанбекованың шәхси аккаунтларына һәм аның турындагы матбугат чараларында язмаларга сылтамалар бирелгән. Әлеге материалларны анализлаганнан соң Казан прокуратурасы Нисанбекова "Ачык Русия" әгъзасы булып тора дигән нәтиҗәгә килгән.

Нисанбекованың әлеге хәрәкәттә катнашуын раслаучы фото һәм видеоматериаллар да бар диелә.

Әлеге маддә нигезендә биш мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Нисанбекова Idel.Реалиига сөйләвенчә, "Русиядә теләнмәгән дип танылган оешмаларның" "Ачык Русия" хәрәкәтенә мөнәсәбәте юк.

2017 елның 26 апрелендә Русия баш прокуратурасы "Ачык Русия" хәрәкәтен "теләнмәгән оешма" дип танылды. Былтыр декабрьдә Роскомнадзор Баш прокуратура таләбе белән "Ачык Русия" битен тәртипсезлекләр оештыруга, экстремистик гамәлләр кылуга чакыручы һәм Русиядә "теләнмәгән" чит ил оешмалары материалларын урнаштыручы ресурслар исемлегенә кертте. Соңрак ул бит томаланды. Шулай ук "Ачык сайлаулар", "Ачык университет" проектлары битләре һәм "Ачык Русия"гә нигез салган Михаил Ходорковскийның шәхси бите томаланды. Ходорковский әлеге карарны Русия Конституциясендәге сүз иреге нормасын бозу дип атады.

XS
SM
MD
LG