Accessibility links

Дума Латвиядәге урыс мәктәпләрен латыш теленә күчерүгә каршы чикләүләр тәкъдим итә


Дәүләт думасы бинасы
Дәүләт думасы бинасы

Русия Дәүләт думасы депутатлары Латвия мәктәпләрендә милли азчылык телләрендә белем бирүне бетерүгә юл куярга ярамый дип белдерү кабул итте һәм Ригага карата чикләүләр кертү тәкъдиме белән чыкты.

Латвия җитәкчелеге урысларның хокукларын һәм ирекләрен боза һәм Латвиягә "Махсус икътисади чаралар турындагы" федераль канунда каралган чикләүләр кертелергә тиеш дип саный депутатлар.

Канун финанс операцияләрне тыю, таможня түләүләрен үзгәртү, туризмны чикләү, халыкара сәүдә килешүләрен туктату яки туктатып торуны күз уңында тота.

"Латвия, Европа берлеге һәм Европа шурасы әгъзасы була торып, күпчелек сивил илләр үти торган принципларны боза. Латвия хакимияте дәүләттәге халыклар арасындагы үзара хөрмәткә һәм аңлашып яшәүгә каршы гамәлләр кыла", диелә белдерүдә.

Депутатлар шулай ук Латвиядәге урыс җәмәгатьчелегенең протестларына теләктәшлек белдерә.

Әлеге белдерүне Русия хөкүмәтенә, БМОга, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасына (ОБСЕ) Европа шурасының баш секретаренә, Европа шурасы илләре парламентларына һәм Латвия сеймына җибәрү тәкъдим ителә.

Латвия мәгариф министрлыгы каршында урыслар митингы (архив фотосы)
Латвия мәгариф министрлыгы каршында урыслар митингы (архив фотосы)

2 апрельдә Латвия президенты Раймондс Вейонис милли азчылык мәктәпләрендәге дәресләрне латыш телендә укытуга күчерү реформасын раслады. Бу Латвиядә яшәүче һәр кешегә сыйфатлы белем алу һәм эшкә урнашу өчен күбрәк мөмкинлекләр ача дип саный президент.

2020 елдан милли азчылык мәктәпләре күпчелек дәресләрне латыш телендә укытуга күчәчәк. Урыс телендә бары тик урыс теле һәм әдәбияты һәм мәдәният, тарих белән бәйле дәресләр генә калачак. Реформаны тормышка ашыру киләсе елның 1 сентябреннән башлана. Әлегә Латвиядә урыс балалары хәтта математика, физика, химия кебек фәннәрне дә латыш телендә укырга мәҗбүр түгел, урыс телендә укыйлар. Латвиядә латыш телендә сөйләшә-яза да белмәүче шактый урыслар яши.

Әлеге мәгариф реформасы Латвия урыслары арасында ризасызлык уятты. Урыс мәктәпләрен яклаучылар митинглар уздырды, яңа планнарга каршы интернетта имзалар җыела.

XS
SM
MD
LG