Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Русия-Төркия мөнәсәбәтләренә багышланган чара оештырыла


4-5 апрель Мәскәүдә "Беренче дөнья сугышы һәм ХХ гасыр башында Русия-Төркия мөнәсәбәтләре" дип аталган халыкара конференция оештырыла.

Чараны Русия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты, "Ватан тарихы" фонды, Төркия тарих җәмгыяте һәм Әнкарадагы Евразия тикшерүләре үзәге оештыра.

Конференциядә Русиядән, Төркиядән һәм башка илләрдән 50дән артык галим, зур фәнни оешмалар җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре катнашачак, диелә.

Анда Беренче дөнья сугышы вакыйгаларын һәм нәтиҗәләрен фәнни яктан яңадан карау темасы күтәреләчәк. "Беренче дөнья сугышы нәтиҗәсендә илләрнең яңа чикләре билгеләнде, бу бүгенге көндә низаглар сәбәбе булып тора", диелә оештыручылар хәбәрендә.

Конференциядә катнашучылар Русия һәм Госманлы империяләренең Беренче дөнья сугышы алдыннан халыкара мөнәсәбәтләр системындагы урыны, илләрнең социаль-сәяси һәм территориаль үзгәрешләрендә сугышның роле темаларын ачачак, шул чордагы хәрбиләрнең һәм гади кешеләрнең истәлекләре һәм мемуарлары белән танышачак.

Фәнни чарада КФУ галимнәре Диләрә Госманова, Камил Әхсәнов, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтыннан Гөлнара Рәфыйкова чыгыш ясаячак.

Әнкараның Гази университеты доценты, фән докторы Альпер Альпның "Патша Русиясендә Конституция һәм парламент Садри Максуди күзләре белән" дигән темага чыгышы көтелә.

XS
SM
MD
LG