Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook "трольләр фабрикасы" белән бәйле йөзләгән аккаунтны япкан


Facebook Русиядәге кулланучылар ачкан йөзләгән аккаунтны япкан. Алар "трольләр фабрикасы" ягъни Интернет тикшеренүләр агентлыгы белән бәйле диелә.

Facebook белдерүендә хәбәр ителүенчә, юк ителгән материалларның күпчелеге Федераль яңалыклар агентлыгына караган. Экспертлар аны АКШта сайлау кампаниясенә тыкшынуы өчен җинаять эзәрлекләвенә дучар булган Интернет тикшеренүләр агентлыгы белән бәйле дип саный.

Facebook хуҗасы Марк Цукерберг "агентлык бөтен дөньяда кешеләрне даими алдап торган, шуңа күрә без аның материалларын Facebook-та күрергә теләмибез", дип белдерде.

Цукерберг Reuters-ка аңлатуынча, әлеге карар Интернет тикшеренүләр агентлыгы контролендә булган кулланучылар һәм оешмаларга карый. "Без фиктив аккаунтлар ачуга юл куймаячакбыз. Әгәр инде ялган сәхифәләр ачарга тырышасыз икән, кагыйдәләгә ярашлы, без сезнең барлык аккаунтларыгызны да ябачакбыз", ди Цукерберг.

Юк ителгән материалларның күбесе урыс телендә булган.

Федераль яңалыклар агентлыгы җитәкчесе Евгений Зубарев Facebook карарын сәяси цензура дип атады һәм Русия җитәкчелеген моңа каршы чаралар күрергә чакырды.

Март урталарында АКШ финанс министрлыгы Русиягә карата чикләүләрне киңәйтү турында карар чыгарды. Яңа чикләүләр исемлегенә кертелгән кешеләрнең барысы да диярлек Интернет тикшеренүләр агентлыгында эшли. Агентлыкның үзенә дә чикләүләр кертелгән. Февраль уртасында АКШның махсус прокуроры Роберт Мюллер аларны 2016 елда АКШ президенты сайлавына тыкшынуда гаепләде.

XS
SM
MD
LG