Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин белгечләре 2018 елгы президент сайлауны тарихта иң көндәшсезе дип атады


2018 елның 18 мартында узган Русия президентын сайлау ил тарихында иң көндәшсезе булган. Алексей Кудринның Сивиль инициативалар комитеты белгечләре шундый нәтиҗә ясаган.

Хисап авторлары реаль көндәшлекне күрсәтә торган Лааксо-Таагепер индексын санап чыгарган. Сайлау кампаниясендә намзәтләрнең күп булуына карамастан, әлеге сан 1,62 генә булып чыккан. Бу моңа кадәр узган президент сайлаулардагы әлеге күрсәткеч белән чагыштырганда иң түбәне. 2004 елда әлеге индекс 1,73, 2008 елда 1,82, башка кампанияләрдә 2дән артык булган.

"Әлеге индекс лидерның нәтиҗәсенә бәйле. Ул югарырак булган саен, индекс түбәнрәк. Кемдер көндәшлек дәрәҗәсе намзәтләр санына бәйле дип саный, чынлыкта реаль көндәшлек намзәтләрнең эффектив саны белән исәпләнә. Узган кампанияләр белән чагыштырганда, бу юлы формаль көндәшлек югарырак булса да, реаль көндәшлек түбән иде", дип аңлата хисап авторларының берсе Аркадий Любарев.

Русиядә президент сайлау 18 мартта узды. Владимир Путинның 76,69 процент тавыш җыеп җиңеп чыгуы игълан ителде.

Икенче урында КПРФ намзәте Павел Грудинин (11,77%), өченчедә - ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский (5,65%).

XS
SM
MD
LG