Исемлектә Кытайда җитештерелгән сәнәгать тауарлары, транспорт һәм медицина җиһазлары бар. Гомумиләштереп әйткәндә, бу очкычлар һәм иярченнәр өчен алмаш өлешләр, машиналар, җитештерү һәм медицина җиһазлары. Җыелачак салымнарның еллык күләме 50 миллиард долларга җитәчәк. АКШ әлеге адым Кытайның Америка интеллектуаль милкен урлавына җавап дип аңлата.
Исемлеккә кайбер көнкүреш электроникасы, шул исәптән Кытайда җыела торган Apple телефоннары һәм Dell компьютерлары, аяк һәм өс киемнәре эләкмәгән.
Пекин әлеге гамәлне хөкем итте һәм җавап чаралары күреләчәк дип белдерде. Экспертлар бәяләвенчә, бу беренче чиратта, америкада үстерелгән соя борчагына, очкычларга һәм җитештерү җиһазларына кагылачак.
Кытайның АКШ белән сәүдәдәге уңай балансы 2017 елда 375 миллиард доллар тәшкил итте. Дональд Трамп идарәсе Кытай бизнесыннан бу санны 100 миллиардка киметүне таләп итә.