Accessibility links

Кайнар хәбәр

5 апрель – Татарстан һәм Русиянең халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфинең туган көне. Ул 80 яшен тутырды. Мәшһүр артист белән тел, милләт, театр һәм бәхет турында сөйләштек.

Равил абый, 2011 елда Русия думасына сайлаудан соң хәрәмләшүләргә түзә алмыйча, халык урам җыеннарына чыкты, казаннар арасында сез дә бар идегез. Театрның элекке мөдире Шамил Закиров та күңеле түзә алмыйча, митингка чыккан иде. Бүгенге сәяси вазгыять яхшы якка үзгәрми, киресенчә, катлаулана. Бүген дә сәясәт белән кызыксынасызмы? Хакимиятнең ялгышлары нидә дип уйлыйсыз?

– Түзмичә чыктык та бит, аны да йоттык, оныттык. Каршылык чараларында хәзер катнашмыйм. Үз гомеремне яшәдем, бүген читтән күзәтәм. Соңгы сайлауда да халыкның протесты әллә ни килеп чыкмады. Сүз уңаеннан, сайлау узгач, Путинга: "Сез түгел, халык җиңде", дип телеграм җибәрдем. Бу хакимиятнең сәясәтен хуплап бетермим, Кырымны кушуны да кабул итмәдем, Украина белән дошманлашып бетүне дә, Сүриядәге сугышта катнашуны да авыр кичердем. Бу гамәлләр дөрес түгел. Аңламыйм, ник Русиягә һаман җир җитми соң? Украинада хәлләр башлангач, болай да көчсез дәүләттән аның бер кисәге тартып алынган кебек килеп чыкты.

Хакимият үзгәрмәсә, Русиянең киләчәге юк

Русиянең мәйданы зур бит, идарә итеп бетерерлек түгел, хәтта үзебезнең сан да, көч тә җитмичә, җиребезнең чит кулларга калу куркынычы бар. Кытай экспансиясенә каршы тора алабызмы-юкмы – сорау зур. Халык артык кысыла, сабыр итә, чөнки күндәм булырга өйрәнгәнбез. Тик физика кануннарын берсе дә кире какмады, никадәр ныграк кыссаң, шулкадәр пружина зур көч белән тартылачак. Ташкын булып чәчрәп чыгу ихтималы зур. Һаман шул хөррият килмәсме, татар дәүләтле булмасмы дигән хыял белән яшим. Әмма сизәм: аны күрмәм. Инкыйлаб белән үзгәрешләр булмасын иде, мин аңа каршы. Аның ничек тәмамланганын беләбез, ул – җимерү, бар нәрсәне юкка чыгару юлы. Хакимият үзгәрмәсә, Русиянең киләчәге юк. Югарыдагылар моны чамалый дип уйлыйм. Чит илләр белән мөнәсәбәт начарая бара, җитте сезгә дип әйтергә мөмкиннәр. Татарның акылы төштән соң, менә бу гыйбарә кабатланмасын иде. Мөмкинлек булганда, Татарстан үзен яклый алыр дигән ышаныч бар.

Гел уйланам: ник бу Русиядә яшәү авыр, ник халык кол дәрәҗәсендә тотканны аңламый? Самарда гастрольләрдә булганда, Идел буен карарга киттем. Ялгыз йөрим, салкын. Яр буенда Репинның Иделдәге бурлакларына багышланган һәйкәле тора. Арканга җигелгән кешеләрнең йөзендә газап, сыкрау, авырту... Бу сын бик көчле тәэсир итте, түзә алмыйча еладым. Ник бу илдә кеше хайван дәрәҗәсендә дип үкседем.

Халыкның яшәү дәрәҗәсе Көнбатыш илләренеке белән чагыштырырлык түгел, бездә хәлләр авыррак: түбән хезмәт хакы, иртә үлем, социаль яктан якланмау һәм башкалар. Әмма халык медицина, мәгарифне үстерүгә акча бүлүдән бигрәк, Русия хакимиятенең кораллануын хуплый, яклый. Халык Көнбатышның безгә янаганына ышана.

– Кем янасын инде? Кешеләр көне-төне телевизор карап, нәрсә ак, нәрсә кара икәнен аңламый. Югыйсә мәгълүмат алу мөмкинлекләре күп, ә халык бер тартмага текәлгән һәм шунда сөйләгәннәргә балаларча ышана. Ә анда чын-чынлап сугышка әзерләнгәндәй сөйлиләр. Әлбәттә, халык курка, шуңа ышана. Бүген тыныч тормышта яшибез, сугыш елларын, аннан соң булган чорны хәтерлибез, коточкыч авыр заманнар иде бит, ачлы-туклы яшәдек. Алла сакласын, кабатланмасын дигәнне әйтергә онытабыз. Кешеләрдә ник һаман сугыш теләү барлыгын аңламыйм, үз башыбызга тилерүме бу?

Башы эшләгән кешеләр аз бугай, без җимерергә генә сәләтлеме соң? Алла сакласын, атом-төш коралы кулланылса, дөньяны юкка чыгарачак. Төзелеш турында уйларга, кешелекне алга алып бара торган ачышлар кирәк, күршеләр белән яхшы мөнәсәбәт булдыру, килешеп яшәргә омтылу мөһим.

Мәктәпләрдә татар теле ихтыярига калдырылды, аның киләчәге икеле, Гаяз Исхакыйның инкыйразы якынлаша дигән сүзләр ешрак яңгырый башлады. Телгә карата фаразларыгыз нинди? Телне гаиләдә сакларга кирәк, дигән фикер белән килешәсезме, әллә дәүләт тә җаваплымы?

– Бу – авыр мәсьәлә, татарлар бу хәлләрне авыр кичерде һәм ахыр чиктә ризалашмады дип уйлыйм. Тик татар зыялыларын алсак та, балалары, оныклары туган телне белми бит. Әби-бабай белән урысча сөйләшәләр. Үземә килгәндә, балаларым татарча яхшы сөйләшә. Кызганыч, улым аерылган, килен ярым урыс, ярым татар, бердәнбер оныгым бар, алар Мәскәүдә яши, ягъни урыс мохитендә үсә. Әмма аның белән элемтәләребез тыгыз. Баланың күңелен күрик дип вата-җимерә урысча сөйләшмибез. Балачактан миллилекне сеңдердек, теле татарча ачылды.

Кешеләрдә эчке каршылык барлыкка килер, үҗәтләнеп, балалары белән ана телендә сөйләшерләр

Татар теле тирәсендәге гаугадан уңай якларны да барларга тырышам. Татар теленә, республикага басым бара, әмма кешеләрдә эчке каршылык барлыкка килер, алар үҗәтләнеп, балалары белән ана телендә сөйләшер, татар мәктәпләрендә укытыр дигән ышаныч та бар. Сүз дә юк, бала татар теленә гаиләдә өйрәнергә тиеш, әмма дәүләтнең җаваплылыгы да юк түгел. Миңа калса, җитәкчеләребез бу хакта уйланадыр, эчтән сыкрыйлардыр. Кем белә, бәлки, алар да уңай мөмкинлекне көтәдер. Халык бүгенге шартларда татар телен үзе яшәтергә тиеш, ышанып тапшырырлык чын-чынлап дәүләтчелек юк бит. Әлеге вакытта синдә, миндә җаваплылык күбрәк булырга тиеш. Туган телдә өйдә, урамда сөйләшик, татар китапларын укыйк, театрларга йөрик, матбугатны укыйк.

Русия гомер-гомергә халыклар төрмәсе булды, бүген дә бу гыйбарә актуаль. Халык бүген монархия, самодержавие дип шаша, тик без демократиягә омтылырга тиеш. Кануннарның өстен булуына ирешкән хокукый дәүләт төзергә кирәк. Мәхкәмә системы сатылган, полициягә эләкмәсәк ярар иде, чөнки алар кешене яклар урынга кыйныйлар, җәзалыйлар, әмма бу үзгәрергә тиеш, кануннарга таянып яши торган җәмгыять барлыкка килүенә ышанам, аны яңа буын кешеләре төзиячәк.

Мин милләтсез кеше түгел, татар булып туганмын, туган телем бар, Тукай, Такташ, Әмирханнарыбыз белән горурлана алабыз. Безне формалаштырган әдәбият, тарих юкка чыгарга тиеш түгел. Яшәүнең яме югалачак.

Мәскәүнең театр, кино, музыка әһелләре арасында сәяси вакыйгаларга бәя биреп, президентларга сәяси тоткыннарны яклап мөрәҗәгатьләр кабул итәрлек, сөйләрлек шәхесләр байтак. Александр Сокуров, Олег Басилашвили, Лия Ахеджакова, Юрий Шевчук кебек сәнгатькәрләр үз фикерен әйтә, хакимиятне тәнкыйтьли. Ә бездә җитәкчеләргә ялгышларын әйтүче юк. Сәбәбе нидә? Куркумы, әллә барысы да ал да гөлме?

– Лия Ахеджакованы күптән күзәтәм, аны батыр хатын дип саныйм. Чын Жанна д'Арк! Мәрхүм Олег Табаковларга үрнәк. Лия ханым үз җаена гына яшәгән, хакимият кулыннан ашап, матур, тыныч, акчалы тормыш көтүне сайлаган сәнгать әһелләре белән чагыштырганда, ул вөҗданы белән гармониядә яши. Табаковны гаепләмим, һәр кеше тормышы өчен үзе җавап бирә, кем нәрсә сайлый бит. Әйе, Лиягә дә яшәргә кирәк, әмма ул андый юлдан китмәде.

Федераль үзәктән башка сугып торганда, мин дә камчылап торыйммы?

Кеше өчен фикер йөртә алмыйм, җавап та бирмим, әмма хакимиятебезгә лояль караштамын. Республика эшли, алга барырга тырыша. Җитәкчеләребезнең үз планы бардыр дигән ышаныч бар. Бүген аларга да җиңел түгел, төрле җирдән басым ясыйлар. Федераль үзәктән башка сугып торганда, мин дә камчылап торыйммы? Юк. Вакыты андый түгел. Җитәкчеләребез кырт каршы чыкса, алар юкка чыгачак, анда республика да булмаячак. Бүген булганны саклап калырга кирәк, хәзерге түрәләр урынына эшли белмәгәне килергә мөмкин. Үзебезнекеләрне без дә кыйнасак, файдага түгел. Казаннның матурлануына шатланып бетә алмыйм, республикада төзелешләр бара, хәрәкәтләнәләр. Авылларда мәдәният йортлары салынды, файдаланырга кирәк. Белем алырга мөмкинлек бар. Әйе, телне укытуга киртәләр тудыралар, ләкин барысын да кире сафка бастырырлык итеп әзер булырга тиешбез. Гел яңгыр, давыл булмас, һава аязыр да.

Хакимиятнең ялгышлары юк түгел. Сәнгатькәрләрнең сүзе элек үтә иде, хәзер әйтә алмыйм. Җитәкчеләр белән аралашканым булмады, ничегрәк уйлыйсыз дип мөрәҗәгать итмәдем. Минем белән сөйләшергә аларның вакыты да юк. Әгәр берләшеп, делегация исеменнән вәкаләтле вәкилләр җибәрелсә, бу – башка эш, хакимияткә дә, халыкка да файдалы булыр иде. Әмма ни өлкән, ни урта буын шагыйрь, артист, җырчы-композиторлар берләшми, бу хакта уртага салып сөйләшкәннәре турында ишетмәдем. Мондый башлангыч күренми.

Сезгә шалтыратып киңәш сорасалар, ялгышыбыз нидә, кайсы юлдан китәргә, нишләргә дисәләр, дөресен әйтә алыр идегезме?

– Әйтә алыр идем, тел, федерализм мәсьәләләрен дә сөйләр идем. Тик проблемнан чыгу юлларын белмим, күрсәтә алмыйм, артык акыллы фикерләр әйтә алмасмын. Үземне акыллыга санамыйм, миндә күбрәк хис өстенлек итә, әмма халыкның йөрәге, күңеле нәрсә өчен сызлаганын, ни турында хыялланганын сөйли алам.

Туган авылыгызга еш кайтасызмы? Авыл халкы өметсез кебек, эшсез, юлсыз интегә, мәктәбе дә, бакчасы да юк. Зур агрохолдинглар салаларга хуҗа булды, кешеләрне җирдән биздерде. Авылны саклап калу мөмкинме?

– Кызганыч, сирәк кайтам. Авылда туган йортым юк. Вакытында башым эшләмәгән, анда кайтып өй салырга кирәк булган! Хәзер вакыт узды, көч-дәрман юк, менә шул эшне башкарып чыкмаганыма үкенәм. Туган авылымда йортым булса, җәйләрен шунда уздырыр идем. Сагынам, төшләремә керә. Бер хәллерәк кешегә, ярдәм ит дип мөрәҗәгать иткән идем, ул: "Равил абый, өй салып бирәм, әмма Саба районында гына", диде. Ә миңа туган авылым кадерле. Зур булмаган, ике яклы йорт булса җитә иде, балачактан таныш сукмаклардан йөреп, кыр-болыннар, урманнар белән хозурланып кайтсам да, күпме бәхет, шатлык булыр иде! Туган нигездә башка кешеләр яши, нигез калмады инде. Дөрес, кайтыр кешем бар, алар бәрәңге пәрәмәчләре белән кадерләп каршы ала, озата, тик кеше өстендә яшисем, мәшәкатьлисем килми.

Халыкны авылдан биздерделәр

Авылны сакларга кирәк, аны бетерергә хакыбыз юк. Узган елның җәендә кайттым, кырга чыктым – бөтен җирне чүп үләне баскан, ямьсез, шыксыз. Халык печән чапмый, мал асрамый. Элекке тырышлык белән бүгенге мөмкинлек булса, халык баер иде. Тик салаларга агрохолдинглар кереп тулды, кешеләр җирсез калды, авыл халкы җиргә хуҗа булудан туктады. Аңа җир эшкәртү дә, мал асрау да кызык түгел, чөнки керемен күрми. Халыкны авылдан биздерделәр. Хатын-кызлар шәһәргә качып бетте, авылда теше коелган буйдак ирләр генә йөри сыман. Күңелсез күренеш. Кызык өчен генә авылда җирне белешкән идем, җир кыйммәт, ала алмыйсың, сатылып беткән, диләр. Исем-акылым китте, бу туган авылым бит, әти-әнием өлеше юкмы? Моңа кәефем кырылды.

Дин милләтне дә, телне дә саклый диләр, әмма бу эш авыррак бара. Мәчетләрдә милли зыялылар күренми, алар аз йөри. Ни өчен шулай? Югыйсә халыкка үрнәк күрсәтерләр иде, алар йөрсә, башкалар да кузгалыр иде?

Безнең буын динсез үсте, шуңа күрә дингә килү дә авыррак

– Намаз укыйм, әмма мәчеткә йөрмим, чөнки гайрәтем чикте. "Гали" мәчетенең ачылышына гаеткә бардым. Төрле кеше бар, халык күп. Кечкенә чактан гаетне чиста кием белән каршыларга өйрәттеләр. Пычрак оекбашлы кешене күрдем дә башымны намазга ия алмаслык дәрәҗәгә җиттем. Җирәнәм. Совет вакытында Мәрҗани мәчетенә кем йөргәнен КГБ кешеләре күзәтте. "Кара исемлеккә" язып куялар иде, дин тыелса да, мәчеткә бара идек. Ул чакта ук гаеткә йөрдем.

Намазны өйдә укыйм, Аллаһы Тәгалә белән үзем генә озаклап аралашам. Күңелем тынычлана, рәхәтлек кичерәм, дөньяви мәшәкатьләрдән онытылам. Төнлә уянам да йокыга китә алмыйча азапланам, шул чакта Коръән китабының теләсә кайсы битен ачам да укырга тырышам. Кызганыч, тәҗвид белән укый белмим, тәфсирдән генә укыйм. Саблуков тәрҗемәсен укыйм. Театрда яшьләр намаз укый башлады, аннары өлкәннәр дә кушылды. Өлкәннәрдән мин, Хәлим Җәләй белән Илдус Әхмәтҗанов укыйбыз, ә яшьләрне санап бетергесез, Аллага шөкер! Алар бездән акыллырак булып чыкты. Безнең буын динсез үсте, шуңа күрә дингә килү дә авыррак. Кайчак, нишләп болай соң дигән уйлар килә, ризасызлык туа, уй-фикерләрне дилбегәдә тоту җиңел түгел.

Сезнең буынны һәм әүвәлрәк иҗат иткән сәхнә әһелләрен театр сәнгатен югары баскычка күтәрүчеләр, татар теленең тәмен белеп сөйләшүчеләр дип бәялиләр. Бүгенге яңа буын артистларны, тел тәмен белмиләр, татарча камил сөйләшмиләр дип тәнкыйтьлиләр. Моның белән киләшәсезме?

– Төрлесе бар, әмма өлешчә күренеш ул. Кайчак ялгышлык, дөрес булмаган әйтелешне ишетсәм, тәҗрибәле кеше буларак төзәтәм. Кемдер кабул итә, кемдер юк. Белеп тумадык, өлкәннәрнең һәр сүзен сеңдереп бардык. Безне дә вакытында төзәтәләр иде. Рәхмәт аларга! Әмма телнең бозылышы театрга гына кагылмый, телевизорны кабызсаң, гап-гади логик басымнар дөрес куелмый. Тел галимнәре ничек чыдый икән дип аптырыйм. Телевизорны карап картаеп беттем, кайчак түзә алмыйча, сүгенеп тә куям. Боларның бөтенләй башы эшләмиме соң, ничек шулай сөйләргә мөмкин дип гаҗәпләнәм. Матур сөйләүчеләр бар ул, әмма сирәк, чыннан да, телнең тәмен белмиләр. Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның татарча сөйләвен яратам. Җиренә җиткереп, һәр сүзнең мәгънәсен белеп, мәкальләр кулланып сөйли бит ул. Йөрәгемә бәлзәм булып ята. Иртән Татарстан радиосыннан Рәкыйп Гаффар белән сөйләшеп утырганнарын яшьләргә көчләп тыңлатыр идем, валлаһи!

Тамашачылар әзер продукт –​ спектакльне карый, әмма аны тамашачыга күрсәтү өчен төрле кешеләрнең көче салына. Репетицияләр –​ эшегезнең зур өлеше. Иң авыр бирелгән әсәр, рольләрегез бармы? Элекке еллар белән чагыштырганда, хәзер җиңелрәкме, әллә шулай ук авырмы? Сезнең өчен кайсы артист белән эшләү җиңел?

Бер роль дә җиңел бирелмәде, чөнки табигатем белән оялчан кешемен

– Сәхнәдә уйнавы шәп, аның үз тәме бар, әмма минем өчен иң кызыклы чор – спектакльнең туу вакыты. Төрлесен уйлап чыгару, рольне тудыру, партнерлар белән эш итү – иң тәмлесе шул. Рольне бирәләр, әмма герой уйный-уйный гына аның кем икәне эзләнә торгач кына ачыклана. Миңа бер роль дә җиңел бирелмәде.

Табигатем белән оялчан кешемен. Сәхнәгә чыксам да, үземне кая куярга белми интегәм, уңайсыз. Хәзергә кадәр сәхнәгә яңа роль белән чыкканда, тоякларына интегә-интегә баскан яңа туган фил баласы кебек хис итәм. Фоат абый Халитовка сәхнәгә чыкканда, мизансцена вакытында минем өчен бер җәза дип әйткәнем хәтердә, ул: "И, улым, үзем дә гомер буена шул мизгелдән курыктым, миңа да җиңел түгел", диде. Ә бит ул – тәҗрибәле шәп артист.

Кем белән уйнау җиңел яисә авыр икәнен әйтә алмыйм, ләкин сәхнәдә табигый яши белгән артист белән сөйләшү җиңел. Үземне алай дип санамыйм, мәсәлән, миңа кинода төшү авыр, уйныйсың, ясалма килеп чыга, диләр. Аның өчен дә аерым талант кирәк. Театрда күпертебрәк уйнарга күнеккәнбез бит. Ә кинода ул комачаулый гына.

Сезне таныткан Әҗәл роле турында күп сорыйлар, бу аңлашыла да, ул кызык һәм истә калырлык образ, аны халык ярата. Әҗәл роле визит карточкагызга әйләнде, башка рольләрне искә алмауларына үпкәләмисезме? Әҗәл булып кына калдым дигән үкенү бармы?

– Үпкә дә, үкенү дә юк. Миңа Әҗәл дус дип дәшәләр. Ул тискәре образ түгел, ул самими, аның миссиясе генә начар. Дөрес, хыялланган рольләрем бар иде, әмма насыйп булмады. Дон Кихотны уйнарга хыялландым, минем роль ул! Барып чыкмады. Студент вакытта авылларда да уйнадык, халык бирелеп карый иде. “Идиот”ның князь Мышкинын уйныйсым килде, ул хыял да тормышка ашмады. Яраткан театрымда эшләдем, татар милләтенә хезмәт иткәнем белән бәхетлемен. Мәскәүдә калмадым. Туган җиремдә кадерле кеше булдым. 1957 елда Мәскәүдә татар театрын ачарга дигән тәкъдим булган. Грузиннар бу сүзгә чат ябышыр иде, ә бездә Салих Батыев дигән адәм каршы килгән. Мәскәүнең үзендә татар театры булса, үсеп китәр иде, яхшы спектакльләр карарга урыслар да йөрер иде.

80 яшь күп тә, аз да түгел. Тормышыгызга нинди бәя бирер идегез? Башкарылмаган эшләр байтакмы, үзегезне бәхетле итеп тоясызмы?

Әлеге тормышым мин хыялланганнан да яхшырактыр

– 80 яшь бик күп ул. Зур гомер. Тел өйрәнми калдым, югыйсә осталык бар иде. Инглиз телен бер ел гына укыдым, 1953 елда Сталин үлгәч, укытучыбыз акылдан язды. Төштә кайчак инглизчә сөйләшәм. Мәскәүгә укырга баргач, башкалар француз телен өйрәнде, ә безгә, болай да дәресләргез күп дип, татар телен генә өйрәттеләр.

Әтисез үскәнгә күрә тулы бәхет була алмый. Картайгач, хыянәт ачысын да татыдым. Көнчелек кешене үтерә. Үземне көнләшү хисе кимермәде, шөкер, әмма кайбер кешеләр ул хисне җиңә алмый шул... Ни турында хыяллана идегез, диләр. Мин – авыл баласы, нәрсә хакында хыялланыйм ди инде? Бүгенге тормышымны күз алдына да китерә алмадым. Ач-ялангач үстек бит, туйганчы ашау турында уйлый идек. Әлеге тормышым мин хыялланганнан да яхшырактыр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG