Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең балалар сәүдә үзәгендә чыккан янгында бер кеше һәлак булган


"Персей для детей" сәүдә үзәге янында коткару хезмәтләре эшли
"Персей для детей" сәүдә үзәге янында коткару хезмәтләре эшли

Мәскәүнең көнчыгышындагы "Персей для детей" сәүдә үзәгендә 4 апрельдә чыккан янгында бер кеше һәлак булган. Алты кеше хастаханәдә.

Янгында һәлак булучы – сәүдә үзәге хезмәткәре диелә. Ул бинадан чыгарылгач, "Ашыгыч ярдәм" машинасында җан биргән дип яза ТАСС.

Русия мәгълүмат агентлыклары сәламәтлекләренә зыян килүеләр бар дип тә яза. Алты коткаручы хастахнәгә китерелгән, аларның берсе авыр хәлдә дип белдерелә.

Янгын югары катлаулыкта дип бәяләнгән. "Интрефакс" мәгълүматына караганда, бинада 600 кеше булган, аларны урамга чыгарганнар.

Янгын уенчыклар сакланган бүлмәдә яки лифтта чыккан булырга мөмкин дип фаразлана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ялкын сүндерелде дип хәбәр итә. Җинаять эше ачылган.

25 мартта Кемеровоның "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 64 кеше һәлак булган иде. Әлеге хәлдән соң берничә җинаять эше ачылды, ә Русиянең сәүдә үзәкләрендә тикшерүләр башланды.

XS
SM
MD
LG