Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ башка илләрне Русиягә басымны көчәйтергә чакыра 


Сара Сандерс
Сара Сандерс

Кушма Штатлар үз беректәшләрен һәм дөнья дәүләтләрен, Русия дөнья аренасында "әдәпле уенчыга" әверелгәнчегә кадәр, Кремльгә карата алып барылган сәясәтне кырыслатырга һәм аңа басымны көчәйтергә чакыра.

Бу хакта Ак йорт сүзчесе Сара Сандерс белдерде. Шул ук вакытта Сандерс Дональд Трампның "Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне җайга салу бөтен дөньяга яхшы булачак" дигән сүзләрен дә искә төшерә.

Ак йорт сүзчесе шулай итеп дәүләт иминлеге киңәшчесе Герберт Макмастерның соңгы чыгышын аңлатып китте.

Макмастер Русияне "бөтен дөнья буйлап басымны көчәйтүе" өчен тәнкыйть иткән иде. АКШ Русияне үз гамәлләре өчен тиешенчә хөкем итә алмады, шуңа күрә "Кремльнең үз-үзендә ышанычы арта", диде генерал. Аның сүзләренчә, Русия ачык җәмгыятьләрне какшатыр өчен агрессиянең иске һәм яңа формаларын куллана.

Макмастер Трамп идарәсенең Русиягә карата соңгы гамәлләрен югары бәяләде. Бигрәк тә Британиядә Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызын агулауга бәйле Русия дипломатларын АКШтан чыгаруны хуплады. Аның сүзләренчә, куылган дипломатлар Русиянең Америкага тыкшыну сәясәтен алып барырга ярдәм иткәннәр. Аларны илдән чыгару Мәскәүнең АКШта үз пропагандасын алып бару һәм сайлауларга тыкшыну мөмкинлеген чикләячәк, диде генерал.

XS
SM
MD
LG