Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Times: "Новичок" матдәсе Сарытау янындагы шәһәрдә җитешетерелгән 


Солсберида "Скрипаль эше" нигезендә тикшерү
Солсберида "Скрипаль эше" нигезендә тикшерү

Русия Баш күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулаган "Новичок" нерв-паралитик матдәсе Сарытау өлкәсендәге ябык Шихан шәһәр лабораториясендә җитештерелгән дип фаразлана. Бу турыда The Times яза.

Басма язуынча, бу хакта британ күзләү хезмәте катнашында уздырылган махсус брифингта хәбәр ителгән.

Британ күзләү хезмәте Сарытау янындагы әлеге лабораториядә соңгы ун елда "Новичок"ны "берәмләп үтерүләр" өчен сынаганнар. Шиханда табылган матдә тупланмасы зур сугышта куллану өчен бик аз диелә.

5 апрельдә The Times британ күзләү хезмәте "Новичок"ның Русиядәге кайсы лабораториядә җитештерелүен ачыклаган дип язган иде. Басма чыганаклары сүзләренчә, Скрипальләрне агулаудан соң берничә көн узу белән Британия махсус хезмәтләре әлеге лабораторияне "фәнни анализ һәм күзләү хезмәте мәгълүматлары ярдәмендә" ачыклаган. Ләкин аның төгәл урыны әйтелмәгән иде.

Сергей Скрипальгә һәм аның кызына каршы "Новичок" дип аталган химик корал кулланылган дип белдерелде. Матдә бары тик Русиядә генә җитештерелергә мөмкин дип фаразланды. Мәскәү гаепләүләрне кире кага.

Пәнҗешәмбе БМО Иминлек шурасында Русия вәкиле Василий Небензя агуның Русиядә җитештерелүе дәлилләнмәгән дип белдерде.

XS
SM
MD
LG