Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Times: Британия "Новичок"ның кайда җитештерелүен ачыклаган


Скрипальләргә химик һөҗүмне тикшерүчеләр
Скрипальләргә химик һөҗүмне тикшерүчеләр

Британия махсус хезмәтләре Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулаган "Новичок" нерв-паралитик матдәсенең Русиядәге кайсы лабораториядә җитештерелүе ачыкланды дияргә мөмкин дип саный. Бу турыда The Times яза.

The Times үз чыганакларына сылтанып язганча, Британия махсус хезмәтләре әлеге лабораторияне "фәнни анализ һәм күзләү хезмәте мәгълүматлары ярдәмендә" Скрипальләрне агулаудан соң берничә көн узу белән ачыклаган. Ләкин аның төгәл урыны әйтелми. Басма чыганаклары Русия "Новичок"ны сәяси үтерүләрдә куллану мөмкинлеген тикшерү өчен сынаулар уздырган булуы ихтимал дип фаразлый.

3 апрельдә Британиядәге Портон-Даунда урнашкан биологик һәм химик корал тикшерү лабораториясе галимнәре агуның чынлап та "Новичок" төренә каравы турында белдерде. Лаборатория җитәкчесе Гэри Эйткенһэд Sky News-ка мондый матдәне җитештерү өчен "бик катлаулы алымнар кирәк", алар дәүләт оешмаларына гына ачык булырга мөмкин диде. Шул ук вакытта ул лабораториянең максаты матдәнең кайсы илдә җитештерелгәнен ачыклау түгел иде дип белдерде.

Химик коралларны тыю оешмасы Русия катнашында яңа тикшерү уздыру тәкъдимен хупламады. Киләсе атнада оешмага ике лаборатория Скрипальне һәм аның кызын агулауда кулланылган дип фаразланган матдәнең анализын тапшырачак.

Русия Баш күзләү идарәсенең элекке полковнигы Сергей Скрипальгә һәм аның кызына каршы "Новичок" дип аталган химик корал кулланылуы турында Британия хөкүмәте җитәкчесе Тереза Мэй белдергән иде. Мэй Скрипальләр йә Русия һөҗүме корбаны булган, йә Русия бу агуны үз лабораторияләренең берсеннән алып чыгуга юл куйган дип саный.

"Новичок" агуын уйлап табучыларның берсе, хәзерге вакытта АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов Скрипальләрне агулауга Русиянең генә катнашы була ала дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG