Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру корылмасына каршы чыгучы ике активист тоткарланган


Гүзәл Хәлилова
Гүзәл Хәлилова

Казанда чүп яндыру корылмасына каршы чыгучы Гүзәл Хәлилова һәм Гөлназ Смирнова тоткарланган. Полициягә чакыру аларга 6 апрель иртәнге җидедә килгән.

Чүп яндыру корылмасына каршы көрәшүче Гүзәл Хәлилова һәм Гөлназ Смирновага карата ачык чара оештыру тәртибен бозу өчен административ эш ачылган, дип яза Idel.Реалии. Сүз 7 апрель Осиновада уздырырга ниятләнгән митинг турында барырга мөмкин.

Кызларның тоткарлануы турында хәбәр иткән активистлар сүзләренчә, полициядә аларга беркетмә тутырганнар. Гүзәл Хәлилованы мәхкәмәгә алып китүләре билгеле. Гөлназ Смирнова активистлар һәм журналистлар белән элемтәгә чыкмый. Шунысын да әйтергә кирәк, Смирнова бәби көтә.

Күптән түгел чүп яндыру корылмасының Казан һәм Яшел Үзән районы чигендәге Осиново бистәсе янында төзеләчәге белдерелде. Бу урынга якында гына социаль ипотека програмы нигезендә салынган "Салават күпере" торак комплексы урнашкан. Әлеге йортларда яшәүчеләр завод төзелешен хупламый, митингларга чыга, төрле түрәләргә хатлар яза.

5 апрель Казан мэры Илсур Метшин чүп яндыру корылмасына каршы булган активистлар белән очрашуда корылма экологиягә һәм кеше сәламәтлегенә зыян китермәячәк дип ышандырырга тырышты.

XS
SM
MD
LG