Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт белдерүенчә, чикләүләр Трамп һәм Путинның очрашуына әзерләнүгә тәэсир итәргә тиеш түгел.

Американ сәясәтчеләре – Конгресстагы ике партиянең дә әгъзалары – җомга көнне Трамп идарәсе тарафыннан Русия президенты Путин тирәсендәге эшмәкәрләргә һәм түрәләргә кертелгән чикләүләргә хуплау белдерде.

Яңа чикләүләргә хәтта президент Трампның даими тәнкыйтчеләре дә хуплау белдерде. Сенатор Джон Маккейн бу чикләүләрне "Путин һәм аның дускайларына ачык кисәтү" дип атады, аларга "Русиянең Украина һәм Сүриягә каршы агрессиясе" өчен җавап тотарга туры киләчәк диде. Республика сенатор Бен Сасси АКШ "Путин бандитларының иң сизгер урынына – акча капчыкларына суга" диде.

Ак йорт сүзчесе Сара Сандерс яңа чикләүләр Вашингтонның Мәскәү белән диалогтан баш тартуын аңлатмый һәм АКШ һәм Русия президентлары очрашуына әзерләнүгә тәэсир итәргә тиеш түгел дип белдерде. Трампның карашы үзгәрмәде – ул "Русия белән яхшы мөнәсәбәтләр" тели, ләкин моның өчен "Русия үз-үзен тотышын үзрәртергә тиеш" диде ул.

Русия тышкы эшләр министрлыгы яңа чикләүләр уңаеннан махсус белдерү ясап, "АКШка кырыс җавап" белән янады һәм "бернинди басым да Русияне үз юлыннан тайпылдыра алмый" дип өстәде.

Җомга көнне Кушма Штатлар Русиянең 24 ватандашына һәм 14 ширкәтенә чикләүләр кертте. АКШ финанс министрлыгы белдерүенчә, чикләүләр Америка дошманнарына каршы тору турында Конгресс былтыр кабул иткән канунга ярашлы кертелгән.

Исемлектә миллиардерлар Олег Дерипаска, Виктор Вексельберг Сөләйман Керимов, Игорь Ротенберг һәм Кирилл Шамалов, ВТБ башлыгы Алексей Костин, "Газпром" җитәкчесе Алексей Миллер, Иминлек Шурасы секретаре Николай Патрушев, Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотов, Курски өлкәсе губернаторы генерал Алексей Дюмин, тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе Михаил Фрадков, Русия президенты ярдәмчеләре Сергей Фурсенко һәм Евгений Школов, Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Дәүләт Думасы депутатлары Константин Косачев һәм Андрей Скоч, Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров бар.

Моннан тыш тагын 14 ширкәткә чикләүләр кертелгән. Алар арсында "Кубань" агроширкәте, Дерипасканың "Базовый элемент" һәм "En+ Group" ширкәтләре, "Газпром.Бурение", "Ренова" иминият ширкәте, Рособоронэкспорт бар.​

Чикләүләр Кремльнең Украина, Сүриядәге гамәлләре, киберһөҗүмнәре һәм "Русяинең Көнбатыш демократиясенә зыян салырга омтылуы өчен кертелә диелә. Эшмәкәрләргә карата чикләү чараларын кертү аларның Русия хөкүмәтенә ярдәм итүе белән аңлатыла.

Вашингтон яңа чаралар "Европадагы беректәшләр белән координацияләнгән" дип белдерә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG