Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнстерда машина кешеләр өстенә менгән, корбаннар бар


Мүнстер, 7 апрель 2018
Мүнстер, 7 апрель 2018

Мүнстер шәһәрендә йөк машинасы кешеләр өстенә менү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше җәрәхәтләр алган дип хәбәр ителә.​

Германиянең Көнбатышында урнашкан Мүнстер шәһәрендә йөк машинасы кешеләр өстенә менгән. Өч кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше җәрәхәтләр алган, һөҗүмче үзенә аткан дип хәбәр ителә.​

Полиция вазгыять контрольгә алынды дип белдерә, ләкин халыкны шәһәр үзәгенә барудан тотылып торырга чакыра.

Rheinische Post һәм башка басмалар мәгълүматына күрә, өч кеше һәлак булган, иллеләп кеше яралган. Westfälische Nachrichten басмасы хәбәр итүенчә, машина урмада утырган кешеләр өстенә менгән.

Бу вакыйга алманнарга 2016 елның декабрендә Берлинда булган һөҗүмне хәтерләтте. Чыгышы белән Тунистан булган һөҗүмче йөк машинасы белән Раштуа базарына бәреп кереп 12 кешене таптап үтерде, дистәләрчә кеше җәрәхәтләр алды.

Шундый ук террор гамәле нәкъ бер ел элек, 7 апрельдә, Стокһольм үзәгендә булган иде. Йөк машинасы кешеләр өстенә менү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды, 14 кеше җәрәхәтләр алды. Полиция чыгышы белән Үзбәкстаннан баулган 39 яшьлек кешене тоткарлады.

XS
SM
MD
LG