Accessibility links

Кайнар хәбәр

15 апрель Габдулла Тукай каберен зиярәт итү була


Яңа бистә зиратында Габдулла Тукай кабере
Яңа бистә зиратында Габдулла Тукай кабере

15 апрель иртәнге сәгать унда Казан шәһәренең Яңа бистә зиратындагы Тукай каберенә чәчәкләр салу һәм шагыйрь рухына дога кылу булачак.

Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек катнашачак диелә Татарстан язучылар берлеге белдерүендә.

Шулай ук 15 апрель Казанда Тукайның вафатына 105 ел тулуга багышлап татар телен һәм мәдәниятен яклау митингы да оештырыла.

Чара Казанның Дан бакчасында көндезге сәгать өчтә башлана. Аның төп темалары – татар телен һәм татарның мәдәни мирасын саклау.

Элегрәк Казан хакимиятләре Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап Бауман урамында йөрешкә рөхсәт бирмәгән иде.

Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә вафат була. Аның җеназасына 10 меңнән артык кеше килә. Казан шәһәренең аңарчы андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмаган. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. Матбугатта Тукайның үлү хәбәре урнаштырыла, газет-журналлар чит илләрдән килгән кайгы телеграмнарына күмелә. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай белән кызыксына башлый.

XS
SM
MD
LG