Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Русияне Сүриядә ракет һөҗүменә әзерләнергә чакырды


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп Русияне Сүриядә оештырылачак ракет һөҗүменә әзерләнергә чакырды.

Бу хакта ул Русия ягының америка ракетларын бәреп төшерү турындагы белдерүенә җавап буларак үзенең Твиттерында ​язды.

"Русия, әзерлән, чөнки алар яхшы, яңа һәм төгәл очып киләчәк", диде Трамп. "Кешеләрне үтерүдән ләззәт алучы хайван-үтерүче белән хезмәттәш булырга ярамый", дип өстәде ул.

Трампның әлеге белдерүенә Русия тышкы эшләр министрлыгында "төгәл ракетлар террорчылар белән көрәшүче илнең кануни хөкүмәтенә түгел, террорчыларга таба очарга тиеш", дип белдерделәр. Министрлык вәкиле Мария Захарова химик коралны тыю оешмасы экспертлары "ракетлар хәзер химик корал куллану дәлилләрен юк итәчәген белә микән", дип кызыксынды. Нинди дәлилләр икәнлегенә ачыклык кертмәде.

Моңа кадәр Трамп Сүриянең химик корал куллану ихтималына каршы 24-48 сәгать эчендә карарлар кабул итәчәген белдергән иде. АКШның "хәрби җавап бирү өчен күп төрле вариантлары бар", диде президент Трамп. Ул шулай ук бу чараларны күрүдә беректәшләре Париж һәм Лондон белән киңәшләшәчәген әйтте. Франция лидеры Эммануэль Макрон Сүриядә химик корал куллану факты расланса, Франция җавап чаралары күрәчәк дип белдерде.

Элегрәк Британия премьер-министры Тереза Мэй Трамп белән телефон аша сөйләшүдә Сүриядә химик корал кулланылу турында Лондонга күбрәк дәлилләр кирәк дигән иде.

Кайбер хәбәрләргә, күпсанлы фото һәм видеоязмаларга караганда, 7 апрельдә Бәшәр Асад гаскәре Дума шәһәренә химик һөҗүм ясаган, дистәләрчә кеше һәлак булган. Сүрия җитәкчелеге һәм Русия һөҗүм булуын инкарь итә.

XS
SM
MD
LG