Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Мисыр арасында очышлар яңадан башлана


"Аэрофлот" Каһирәгә Шереметьево һава аланыннан очып китәчәк
"Аэрофлот" Каһирәгә Шереметьево һава аланыннан очып китәчәк

Ике еллык тәнәфестән соң Русия белән Мисыр арасында очышлар башлана. "Аэрофлот" һәм Egyptair ширкәтләре атнасына өч рейс башкарачак.

11 апрельдә Мәскәүдән Каһирәгә очучы беренче рейска 120 билет сатылган. Октябрь ахырына кадәр ике якка да дүрт меңләп урын аерылган.

2015 елның ноябрендә Мисырның Синай ярымутравы өстендә Русиянең "Когалымавиа" һава ширкәте очкычы төшеп җимерелгәч, Русия һәм Мисыр арасында очышлар туктатылды. Ул вакытта 224 кеше һәлак булды. ФСБ бу хәлне террор гамәле дип бәяләде.

Очышлар яңадан башлансын өчен Русия Мисрыдан авиация өлкәсендә иминлек чараларын көчәйтүне сорады. "Коммерсант" язуынча, Мисыр хезмәтләре һәм полициясеннән тыш куркынычсызлыкны Русиянең куәт оешмалары да тәэмин итәчәк.

Шәрм әш-Шәйх һәм Һургада шәһәрләренә чартер очышлар ябык булып кала. Мәскәү Каһирә һава аланы эшенән канәгать булса, тарафлар курортлар турында да сөйләшә башлаячак.

XS
SM
MD
LG