Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Telegram кулланучылар Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән


Русия журналистлары Олег Кашин һәм Александр Плющев Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Telegram-ны томалау ихтималына бәйле шикаять тапшырган. Алар интернетта аралашуны контрольдә тоту турындагы кануннар кеше хокукларын боза дип саный.

Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиковның Telegram каналында белдерелә.

Шикаять авторлары фикеренчә, интернетта аралашуны контрольдә тоту турындагы кануннар аларның кеше хокукларын саклау турындагы конвенциянең сигезенче маддәсе белән гарантияләнгән шәхси һәм гаилә тормышын хөрмәт итү хокукын боза. Моннан тыш, аларның фикер белдерү иреге хокуклары да бозыла диелә. ФСБның кулланучыларның хәбәрләшүенә үтеп керә алуы да, мессенджерның томаланырга мөмкин булуы да журналистларның һөнәри эшчәнлегенә яный диелә авторлар белдерүендә.

Элегрәк Мәсәкү мәхкәмәсе Кашин һәм Плющевның моңа охшаш шикаятен кире какты һәм Telegram-ны яклап мессенджерның 35 кулланучысы тапшырган шикаятьне караудан да баш тарткан иде. Якын араларда аларның да мөрәҗәгатьләре Страсбург мәхәкәсенә җибәреләчәк дигән "Ведомости"га "Роскомсвобода" оешмасы юристы.

6 апрельдә Роскомнадзор Telegram мессенджерын Русиядә томалау турында шикаять белән Мәскәүнең Таганский районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Шикаять Telegram-ның ФСБ таләбен үтәмәгәне өчен тапшырылды диелде.

Мессенджер җитәкчелеге ачкычларны тапшыру техник яктан мөмкин түгел дип белдерде.

Русия президенты каршындагы кеше хокукларын яклау шурасы әгъзалары Роскомнадзорны Telegram-ны томалаудан баш тартырга, ә ФСБны "дәүләт иминлегенә янаучы кешеләрнең хәбәрләшүен башка кануни чаралар ярдәмендә күзәтү" юлын табарга чакырды.

XS
SM
MD
LG