Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан банкларында доллар алыштыру күләме җиде тапкыр арткан


Казанда 9 апрельдән валюта алыштыру күләме 2018 елның февраль һәм марты белән чагыштырганда, 600-700 процентка арткан. Шунысы бар, валютаны сату һәм сатып алу бертигез дәрәҗәдә диярлек.

"Ак барс" банкында хәбәр итүләренчә, банк тарафыннан валюта сатып алу 600 процентка, сату 700 процентка арткан дип яза РБК.

Сбербанкта да шундыйрак вазгыять. "Валюта алыштыру берникадәр артты, ләкин шул ук вакытта аны банкка сату да артты. Вазгыять тотрыклы", дигәннәр банкның матбугат хезмәтендә.

Басма белгечләре фаразлавынча, кайчандыр кыйммәт бәягә алынган доллар һәм евроларны хәзер халык тизрәк сатып, акчасын кайтарып калырга ашыга. Яки алар валютаны арзан чагында алган һәм рубль бәясе төшкәннән соң бераз табыш алып калырга тели.

Русиядә рубль курсы чит ил валюталарына карата өч көн рәттән түбәнгә тәгәрәде. Әлеге хәл АКШның 6 апрельдә Русия эшмәкәрләренә һәм кайбер ширкәтләренә чикләүләр керткәч башланды.

11 апрельдә Мәскәү биржасының ачылышында евро бәясе 80 сумнан артып китте, доллар бәясе 64 сумга җитте.

XS
SM
MD
LG