Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чүп яндыру корылмасына каршы митинг Осиновода 15 апрельдә узачак


Осиновода чүп яндыру корылмасына каршы халык җыены, 7 апрель.
Осиновода чүп яндыру корылмасына каршы халык җыены, 7 апрель.

Осиново бистәсе хакимияте чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы митингка рөхсәт биргән. Ул 15 апрельдә бистәдәге бер кибет алдында узачак.

Митинг оештыручылар Осиново үзәгендәге футбол мәйданын сорауга карамастан, хакимият анда пычрак һәм кар эри дип, бистәнең бер кибете алдындагы мәйданны тәкъдим иткән. Активистлар ризалашкан.

"Хакимият күп халык җыелуны теләми. Бистә читендәге урынга җибәрү генә түгел, катнашучылар санын да 250гә генә калдырдылар", дип сөйләгән Idel.Реалиига юрист, Осиново янында чүп яндыру корылмасы төзү ниятенә каршы хәрәкәт активисты Альбина Гайфуллина. Алар белдерү хатында 5 мең кеше катнашуга рөхсәт сораган иде.

Күптән түгел чүп яндыру корылмасының Казан һәм Яшел Үзән районы чигендәге Осиново бистәсе янында төзеләчәге белдерелде. Биредә яшәүчеләр завод төзелешен хупламый, митингларга чыга, төрле түрәләргә хатлар яза.

XS
SM
MD
LG