Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы кешенең абруен пычратучы мәгълүматны томалау канунын кабул итте


Русия думасы утырышы
Русия думасы утырышы

Русия думасы "кешенең яки юридик затның намусын, абруен, эшлекле дәрәҗәсен пычратучы" мәгълүмат урнаштырылган сайтны томалау турында канун өлгесен өченче укуда кабул итте.

Яңа канун өлгесенә ярашлы, мыскыл итүче мәгълүмат мәхкәмә карары белән алып куелмый икән, мәхкәмә тәфтише бу хакта Роскомнадзорга җиткерә. Роскомнадзор сайтны бер эш көне эчендә томалаячак. Гамәлдәге кануннар нигезендә мәхкәмә яки тәфтишләр мондый мәгълүматны томаулауны таләп итә алмый. Алар мәхкәмә карарын үтәмәгән өчен штраф кына салырга мөмкин.

Коррупциягә каршы көрәш фонды чыгарган "Он вам не Димон" фильмында телгә алынган миллиардер Алишер Усманов былтыр фонд җитәкчесе Алексей Навальныйны мәхкәмәгә биреп җиңеп чыккан иде. Усманов үзенең абруен "пычратучы" мәгълүматны алып куюны таләп итте. Навальный карарны үтәүдән баш тартты, фильм әле һаман интернетта бар.

XS
SM
MD
LG