Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми саннарга караганда, соңгы бер-ике елда Русиядә инфляция дәрәҗәсе әллә ни артмаган кебек тоелса да, бәяләрнең үсүдән туктап торганы юк. Азатлык 2018 ел дәвамында Башкортстанның Илеш һәм Татарстанның Әгерҗе районнарындагы кайбер бәяләрне күзәтеп барырга булды.

Бу юлы беренче квартал хисабын тәкъдим итәбез. Чагыштырыр өчен башлыча азык-төлек бәяләрен алдык, моннан тыш, бензин, такси, район мәдәният йортларына билет бәяләрен карадык.

Үз итең, үз сөтең

Авыл җирлегендәге бәяләрне барлаганда "Магнит" ише супермаркетлар яки кибетләрне генә карау дөрес булмас. Чөнки авыл кешесе үзе дә җитештерә. Шуңа күрә без шәхси хуҗалыклардан сатылучы азык-төлек бәяләрен дә белештек.

Көн саен иртәнге якта районнар буйлап сөт ташучы машиналар йөри башлый. Кайбер районда көндәшлек бөтенләй юк, анда бер сөт заводы эшли һәм бәяне ул гына куя. Әйтик, Башкортстанның Илеш районында сөт бәяләре әллә ни югары түгел. Анда ике көндәш оешма эшли. Гыйнвар аенда сөтне 16,90 сум белән җыйганнар, февральдә ул 15,45 сумга җиткән, март аена 13 сумга калган. Бу төп бәя. Сөтнең куелыгына, аксымына карап, ул бераз югарырак яки, киресенчә, түбәнрәк булырга мөмкин.

Башкортстанның Илеш районындагы кибет
Башкортстанның Илеш районындагы кибет

Район үзәгендәге кибетләрдә "Илеш сөте"нең иң арзаны 33 сум тора. 49, 54 сумлыклары да бар.

Әгерҗедә исә сөтне дәүләткә 24 сум белән тапшырганнар. Районда сөтне җиде оешма җыя, район башлыгы Валерий Макаров былтыр литрын 18 сумнан кимрәк куймаска дигән фәрман биргән иде. Әгерҗе кибетләрендә күп очракта Удмуртия сөте сатыла, аның бер литры 50 сум тора.

Итне авыл кешесе сата да, сатып та ала. Шәхси хуҗалыклардан сугым итен гадәттә арадашчылар арзанракка алып, шәһәрләргә илтеп сата. Авыл кешеләре аларны "коммерсантлар" дип атый. Алар, әлбәттә, үз файдасына эшли. Илештә гыйнвар аенда итнең килосын 250 сум белән җыеп йөргәннәр. Мартта 10 сумга күтәрелгән. Район үзәгендәге кибеттә ит ел башында 280 сум торган, хәзер 300 сумга күтәрелгән.

Әгерҗедә дә кибет бәяләре шул тирәдә. Базарда 250-270 сум белән саталар.

Йомырка, май, ипи, шикәр, бәрәңге

Йомырканың дистәсе ике районда да 60 сумнан сатыла. Арзанрак дигәне - 50 сум. Әгерҗедә шәхси хуҗалыклардан алу, киресенчә, кыйбатракка төшә. Хуҗабикәләр "табигый ризык ашап үскән йорт тавыкларының эре һәм тәмле" йомыркаларын 70-75 сумга сата. Илеш районында арзанрак.

Әгерҗедә көнбагыш маеның литрын 79 сумга алырга мөмкин. Монысы иң арзаны. Илеш районында да 79 сумлыгы бар. Ләкин анда 59 сумга табарга була. Дөрес, "Магнитта" еш кына аерым тауарларга төрле ташламалар ясала, без шундый көнгә эләктек.

Ак май Әгерҗедә генә түгел, Яркәйдә дә Удмуртиядән китерелгәне күбрәк иде. Аларның ярты килосы 245 сум тора. Бәрәңгенең бер килосы Әгерҗедә 24-25 сум тора, Яркәйдә - 35 сум тирәсе. Шикәр комы Әгерҗедә бик кыйбат - килосы 49 сумнан башлан. Илештә - 38 сум. Ипи ике районда да 22-23 сум. Беренче кварталда бәяләр үзгәрешсез булган.

Бензин, такси һәм концерт

Бензин бәяләре исә ай саен артып тора. "Башнефть"нең АИ-92 бензины гыйнварда 36,60 сум булса, мартта 37,30 сумга җиткән.

Әгерҗедә бензин бәясе
Әгерҗедә бензин бәясе

Әгерҗедә шул ук "Башнефть" бензины ел башында 37,90 сум булган, хәзер 39,50 сумга саталар. "Татнефтепродукт" челтәрендә АИ-92 бензины беренче кварталда үзгәрешсез 36 сум 90 тиен булган.

Машиналары булмаганнар өчен без такси бәяләрен барладык. Район үзәгеннән авылларга автобуслар да йөри, ләкин аларның вакытлары күп очракта уңайсыз һәм алар кечкенә авылларга кереп тормый. Кеше аптырап, таксида йөри. Әгерҗедән биш кенә километр ераклыкта урнашкан Иж-Бубый авылына барып җитү мартта 130 булган. Гыйнвар аенда ул 110 сум торган.

Яркәйдән Иске Күктау авылына бару 120 сум тора. Ике авыл арасы шулай ук биш километр чамасы.

Ашау-эчү белән генә тормыш бармый, авыл кешесенә дә күңел ачу кирәк. Район мәдәният йортларына артистлар тузан төшерми, әле берсе, әле икенчесе концерт куеп, акча җыеп китә. Илештә гыйнвар аенда бер концертка билет 350 сум, февраль-мартта - 400 сум булган. Апрельгә исә афишаларда бәяләр тагын яңарган. Аларын киләсе квартал хисабына кертербез.

Әгерҗедә бер йолдызның концертын карау 500 тора.

Рәсми саннар

Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә гомум бәяләр беренче кварталда 0,8 процентка арткан. Азык-төлеккә исә 1,4 процентка арту күзәтелә. Бигрәк тә йомырка һәм яшелчә-җимеш бәяләре ныграк арткан.

Алда бензин бәяләре кинәт артып китәргә мөмкин дигән хәбәрләр йөри. Моңа алдагы күзәтүләрдә игътибар итәрбез.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG