Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада 200 килограммга якын грушаны юк иттеләр


Уфаның транспорт прокуратурасы Россельхознадзор белгечләре һәм таможня хезмәткәрләре белән берлектә 180 килограмм Польшадан кертелгән грушаны юк итте.

Грушалар Уфаның Орджоникидзе сәүдә-бүлгәләү үзәгендә бер эшмәкәрдә табылган.

"Атап кителгән илнең безнең дәүләткә карата икътисади санкцияләр керткәнен исәпкә алып, моңа каршы чара йөзеннән, бу илнең продукциясен Русия җирлегенә кертү тыелган", - диелә прокуратура сайтында.

200гә якын килограмм груша нинди юл белән юкка чыгарылган, бу турыда хәбәр ителми. Хәзерге вакытта прокуратура бу җимешләрнең ничек итеп Русиягә килеп эләккәнен тикшерә.

Шул ук вакытта Киров шәһәрендә дә Польшадан кертелгән ярты тоннадан артык груша һәм пекин кәбестәсе, шулай ук Литвадан кертелгән шампиньон гөмбәсе юк ителгән.

Польша һәм Литва, Русиягә каршы икътисади санкцияләр керкән илләр буларак, аларда эшләп чыгарылган продукцияне Русиягә кертү тыела, бу безнең дәүләтнең бу илләргә җавабы булып тора, дип билгеләп үтә прокуратура үз сайтында.

Чикләүләр кертелгән азык-төлекне юк итү турындагы фәрманны Русия президенты Владимир Путин 2015 елның июлендә имзалаган иде. Җәмәгатьчелек вәкилләре һәм хокук яклаучылар әлеге карарны кискен тәнкыйть итеп чыкты. Алар юк ителергә тиешле азык-төлекне мохтаҗларга бирергә тәкъдим итте. Бу тыю 2018 нче елның 31 нче декабренә кадәр гамәлдә кала.

Чит илдән кертелгән азык-төлекне юк итүдә Татарстан да танылу алды. Апас районының элекке прокуроры Ришат Шакиров Путин хакимияте Европа берлегеннән Русиягә азык-төлек кертүне тыю фәрманын чыгаргач, Апасның бер китебетендә Маҗарстаннан кайтарылган өч каз түшкәсен табып, аларны бульдозер белән таптаттырган иде. Шул гамәл төшерелгән видеосы интернетта таралып, Татарстанны бөтен дөньяга хур иткән иде.

XS
SM
MD
LG