Accessibility links

БМО Иминлек шурасы Русиянең резолюция өлгесен кире какты


АКШ вәкиле Никки Хейли
АКШ вәкиле Никки Хейли

БМО Иминлек шурасы Русиянең АКШ һәм аның беректәшләренең Сүриядәге кайбер корылмаларын һавадан утка тоту турындагы резолюция өлгесен кире какты.

Русияне дә кертеп бары өч кенә ил өлгене хуплап тавыш бирде, сигезе каршы булды, тагын дүртесе тоткарланды.

Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя тавыш бирүдән соң, шураның Русия тәкъдимен хупламавына уфтану белдерде. "Бу көннән дә начаррак көнне күрмәбез дип өметләник", диде ул. Шулай ук ул Советлар берлегендә нәшер ителгән "Откуда исходит угроза миру" китабын искә алып, бу куркынычның АКШ, Британия һәм Франциядән килүен әйтте.

Резолюция өлгесе шимбәгә каршы төндә Сүриядәге корылмаларны утка тотуны гаепләүне күздә тота иде.

АКШ вәкиле Никки Хейли АКШ һәм аның беректәшләре гамәлләрен "нигезле" дип атады. Аның фикеренчә, Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына химик корал куллануга комачаулау тырышлыкларын Русия кире кагып килде, шул сәбәпле АКШ гамәлгә күчте.

"Без Әсадка химик корал куллануга юл куймаячакбыз. Утка тоту моның ачык чагылышы. Әгәр режим аны тагын кулланса, без тагын җавапсыз калмаячакбыз", диде АКШ вәкиле.

Британия һәм Франция вәкилләре Сүрия низагын дипломатик хәл итүнең мөһимлеген ассызыклады. Франция вәкиле тиздән үз иленең яңа резолюция өлгесен тәкъдим итәчәген әйтте.

БМО генераль сәркатибе Антониу Гутерриш барлык әгъза илләрне Сүриядәге хәлнең кискенләшүенә юл куймаска чакырды.

XS
SM
MD
LG