Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан Милли китапханәсендә татар китаплары күргәзмәсе узачак


Эльмира Кадыйрова
Эльмира Кадыйрова

22 апрельдә Дагыстанның Рәсүл Гамзатов исемендәге Милли китапханәсендә татар әдәбияты күргәзмәсе һәм даими эшләүче стенды ачылачак, бу вакыйгага багышланган бәйрәм чарасы да оештырыла.

Татар китапларыннан күргәзмә ясау тәкъдиме белән чыгучы – Дагыстанның “Туган тел” төбәк татар милли мәдәнияте иҗтимагый оешмасы. Шушы оешма татар әдәбияты авторларының әсәрләрен Гамзатов исемендәге Милли китапханә фондына тапшыра, бу китаплардан даими эшләүче стенд ясалачак һәм бу китапларны теләгән кеше укый алачак.

Татарларга җавап итеп, Дагыстанның милли китапханәсе дә үз республикасында чыга торган әдәбиятны Татарстанга бүләк итәчәк.

Дагыстандагы күргәзмәнең ачылышы белән беррәттән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган мәдәни чара да учачак. Бу чара кысаларында шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләнәчәк, аның шигырьләре яңгыраячак, татар телендә җырлар җырланачак. Бу хакта Дагыстан татарларының “Туган тел” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Кадыйрова хәбәр итә.

Элегрәк Дагыстандагы "Туган тел" оешмасы татар теле курсларын эшләтеп җибәрде. Дәресләр Дагыстан республикасының милли мәсьәләләр министрлыгы каршында эшләүче Ресурс үзәгендә уза.

XS
SM
MD
LG