Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда татар теле курслары башланды


Дагыстанда "Туган тел" оешмасы җитәкчесе Эльвира Кадыйрова
Дагыстанда "Туган тел" оешмасы җитәкчесе Эльвира Кадыйрова

Дагыстандагы "Туган тел" татар милли мәдәнияте төбәк иҗтимагый оешмасы татар теле курсларын эшләтеп җибәрде. Дәресләр Дагыстан республикасының милли мәсьәләләр министрлыгы каршында эшләүче Ресурс үзәгендә уза.

Дагыстанда татар теле курслары башланды. Бу хакта Азатлыкка оешма рәисе Эльмира Кадыйрова сөйләде.

Дәресләр Дагыстан республикасының Милли мәсьәләләр министрлыгы каршында эшләүче Ресурс үзәгендә уза. Беренче дәрескә төрле яшьтәге ун кеше килгән. Алар арасында татарлар гына түгел, татар мәдәнияте белән кызыксынучылар да булган.

Бүгенге көндә Дагыстанда бары бер генә милли-мәдәни оешма эшли – Дагыстан республикасы татарларының "Туган тел" җәмгыяте. Бу оешма өч юнәлешне берләштерә – дин, хатын-кызлар тормышы һәм яшьләр. Оешма 2016 елның мартында эшли башлады. Быел ул бер еллыгын билгеләп үтте.

Татар теле курслары Русиянең башка төбәкләрендә дә ачылды. 15 ноябрьдә Уфада татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр уздырыла башлады. Татар теле клубы дип аталучы түгәрәк киләсе елның апреленә кадәр эшләячәк. Әлеге курсларны ачуны башлап йөрүче – Гөлшат Сафина. Аның беренче һөнәре – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Дәресләрне дә ул үзе үткәрә.

Сентябрь ахырында Мәскәүдә "Умарта" дип аталган татар теле мәктәбе үзенең быелгы эшчәнлеген башлап җибәрде. Беренче дәрескә бик күп кеше килде. Быел татар теле өйрәнүчеләрнең иң өлкәненә – 70 яшь, ә иң кечкенәсенә – 11 яшь. Курсларга йөрүчеләрнең күпчелеге – Мәскәүдә яшәүче татарлар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG