Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дагыстан татар яшьләре арасында катнаш никахлар күбәя"


Дагыстан татар яшьләре Tatar Party кичәсендә
Дагыстан татар яшьләре Tatar Party кичәсендә

Бу елның март аенда Дагыстан татарларының “Туган тел” җәмгыяте оешуына бер ел тулды. Республикада татарлар кайчаннан бирле яши, татар мәхәлләсе бу төбәктә нинди урын алып тора, яшьләр туган телләрен беләме – бу турыда Азатлык җәмгыятьнең рәисе Эльмира Кадыйрова белән сөйләште.

– Татарлар Дагыстанга ничек килеп эләккән? Хәзер аларның саны күпме?

– Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Дагыстанда дүрт меңгә якын татар яши. Узган гасырның 20нче елларында татарлар бу якларга күпләп килгәннәр – Идел буенда чыкан коточкыч ачлык халыкны ризык эзләп төрле якларга чыгып китәргә мәҗбүр иткән. 1920-1940 еллар аралыгында республикада татарлар саны 20 меңгә җитә. Шуларның күбесе Дагыстанда калып, төбәкнең күренекле кешеләре булып киткән һәм республиканың үсешенә үз өлешләрен керткәннәр.

Моннан тыш, имам Шамилнең гаскәрендә татарлар шактый күп булуы билгеле. Алар Русия патшасына хезмәт итүдән баш тартып, мөселман башлык кул астына күчкән. Татарлар русча белгәнлектән, аларга тылмач булу да йөкләнгән.

Татар телендә белем бирә торган мәктәп һәм мәдрәсәләр бу төбәктә XVII гасырда ук ачыла

Ни генә булмасын, татарларны Кавказ һәм Дагыстанның төп халыкларыннан берсе дияргә нигез бар. Татар телендә белем бирә торган мәктәп һәм мәдрәсәләр бу төбәктә XVII гасырда ук ачыла. Кизләрнең бай мөселман гаиләләреннән балалар мәчет каршында эшләүче дини уку йортларында Коръән укырга, гарәпчә язырга өйрәнгәннәр. Сугыш вакытында Махачкалада татар мәчете дә эшләп килгән.

Шулай да “Дагыстан татарлары” дигән төшенчә булмаган. Узган гасырга караган чыганакларда татар дип бүген Дагыстанда яшәүче халыкларның берсе – кумыкларны атаганнар. Ләкин хәзер "Дагыстан татарлары" дип, әлбәттә инде, монда туып үскән татарларны атыйлар.

"Туган тел" җәмгыятенең хатын-кызлар белән эшләүче бүлеге җыелышы
"Туган тел" җәмгыятенең хатын-кызлар белән эшләүче бүлеге җыелышы

Бүгенге Дагыстан татарларының ата-бабалары төрле төбәкләрдән чыккан – Татарстаннан, Әстерхан һәм Ульян өлкәләреннән.

– Татарлар каядыр күпләп урнашып яшиме? Нинди өлкәләрдә хезмәт куялар, ни белән шөгыльләнәләр?

– Күпчелеге Махачкала, Каспийски, Хәсәүйорт, Эзбербаш, Кизләрдә яши. Аерым татар авыллары юк. Социологик мәгълүматларга караганда, татарлар урта хәлле тормышта яши. Араларында эшмәкәрләр күп, алар зур булмаган бизнес белән шөгыльләнә – мәсәлән, йорт җиһазлары ясыйлар, кондитер ризыклары, бизәнү әйберләре сату белән дә шөгыльләнәләр.

– Дагыстанда татарларга мөнәсәбәт нинди?

– Татарлар Дагыстанның үсешенә сизелерлек өлеш керткән, шуңа күрә күп кенә татар кешеләренең исеменен монда хөрмәт белән искә алалар. Мәсәлән, Тимерхан-Шүрәдә беренче типографияне ачарга татарлар ярдәм иткән. Республикада беренче радиоалгычны да 1924 елда татар кешесе Нури Хәйруллин ясаган. Моннан тыш, XX гасыр башында Аксай авылы мәдрәсәсе мөгаллиме булган Исхак Әфәнде кумык газетасы мөхәррире Йыла Вәлиуллаев, Дагыстанның мелиорация министры урынбасары Гомәр Еналиев, фехтованиедә Олимпия чемпионы Назлымов, Дагыстанда наркомзем булып торган, 1938 елда репрессияләнгән Акҗегетов кебек шәхесләр билгеле. “Лезгинка” ресторанының элеккеге директоры Равил Сәйфуллин, Ватан сугышы ветераны, Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең рәис урынбасары, Совет берлегенең журналистлар берлеге әгъзасы Хәйдәр Хәсәншин һәм башка татарлар Дагыстан республикасы тарихында урын алган.

Уңда "Туган тел" җәмгыяте рәисәсе Эльмира Кадыйрова
Уңда "Туган тел" җәмгыяте рәисәсе Эльмира Кадыйрова

XIX гасыр ахырында нугайлар өчен мәктәпләр ачуга Талимҗан Ибраһимов зур өлеш керткән. Моннан тыш, кумыклар өчен аларның туган телләрендә радиодан тапшырулар алып баручы диктор ханым да татар милләтеннән. Галина Бикбулатова радиода 60 елга якын эшли, аның тавышы эфирда 3 мең сәгать диярлек яңгырый.

Бүген Махачкалада Икенче дөнья сугышы ветераннары – татарлар гомер итә. Аларның күбесенә сиксәннән артык инде. Вильдан Әхмәтов, мәсәлән, бакчачы-агроном буларак танылган. Шәһәрнең вокзал яны мәйданына төшкәндә ул утырткан зәңгәр чыршылар һәм искиткеч матур чәчәкләр каршы ала.

– Дагыстан татарлары, бигрәк тә яшьләр, милләтенең, халкының тарихын беләме, татарча сөйләшәме?

– Яшьләр нәселләренең кайдан килеп чыкканын, кайсы район, авылдан икәнен белә. Татар телендә үзара гаиләләрендә сөйләшә.

– Яшьләр арасында катнаш никахлар күпме?

– Дагыстан – күпмилләтле республика, монда 120дән артык халык вәкиле яши. Әлбәттә, татарларга да бу тәэсир итми калмый – яшьләр арасында катнаш никахлар күбәя бара.

– Милләттәшләр үзара аралашамы, очрашулар буламы?

– Бүгенге көндә республикада бары бер генә милли-мәдәни оешма эшли – Дагыстан республикасы татарларының “Туган тел” җәмгыяте. Бу оешма өч юнәлешне берләштерә – дини, хатын-кызлар тормышы һәм яшьләр. Оешма 2016 елның мартында эшли башлады. Быел ул бер ел тулуны билгеләп узды.

Татар яшьләре Махачкаланың "Сабыйлар йорты"нда
Татар яшьләре Махачкаланың "Сабыйлар йорты"нда

Очрашулар гел узып тора. Республиканың милли сәясәт министрлыгы безнең мөрәҗәгатькә колак салып, бу чараларны уздыру өчен министрлык каршында ачылган Ресурс үзәгендә урын бирде.

Безнең җәмгыять татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклауны максат итеп куя. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен даими дәресләр алып барабыз, анда татар теле укытучылары белем бирә. Дин әһелләре татар мәхәлләсендә шәригать кушканча йолалар уздырырга ярдәм итә. Яшьләр исә Tatar party дип аталга кичәләрдә очрашып аралашалар. Яңа буын татар гаиләләре өчен “Татар-маевка” дип аталган чара уза. Моннан тыш, Махачкаланың “Сабыйлар йорты”на баруны да оештырдык. “Дагыстан. Буыннар дәвамчылыгы” дип аталган I республика форумы уздырдык, җыенда 80гә якын кеше катнашты. Башкалада танылган татар җырчысы Ренат Ибраһимов һәм "Kazan World" төркеме концертының мәгълүмати иганәчесе булдык.

Татарстан мәгариф министрлыгына мөрәҗәгатебездән соң безгә татар теле дәреслекләре җибәрделәр. 2016 елның 1 октябреннән башлап безнең дәресләрдә татар телен теләгән һәркем өйрәнә ала. Уку түләүсез.

Һәр очрашу чәй табыны белән дәвам итә, кызларыбыз милли ризыклар әзерли. “Татар теле” уен-дәресләре уза. Безнең бүген 50 активистыбыз бар. Күптән түгел генә ныгытып эшли башлаганыбызны искә алсаң, бу шактый күп.

"Дагыстан. Буыннар дәвамчылыгы" форумы
"Дагыстан. Буыннар дәвамчылыгы" форумы

Март ахырында оешмага бер ел тулуны билгеләп үттек, бәйрәмне уздырырга Әстерханның “Дуслык” татар җәмгыяте ярдәм итте.

– Алга таба нинди чаралар уздырырга уйлыйсыз?

– Март ахырында республиканың милли сәясәт министры Татьяна Гамалей белән очраштык. Безнең оешма юстиция министрлыгында рәсми теркәлмәгән иде, шуңа министр белән очрашканда теркәлү өчен документларны бирү турында сөйләштек. Министрның урынбасары Арсен Мәхмүтов Дуслык йортында татарларның көнкүреше һәм гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә әзерләргә тәкъдим итте.

Апрельдә җәмгыятебезнең хатын-кызлар белән эшләүче бүлеге беренче тапкыр рәсми рәвештә җыелды. Шушы юнәлешне дәвам итеп, без татар егетләре-кызлары, ялгыз ир-атлар һәм ханымнар өчен танышу үзәге ачырга телибез. Аннары, без сугыш ветераннары һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр исемлеген булдырдык. Май бәйрәмнәрендә алар янына барырга, бәйрәм белән котларга уйлап торабыз.

Киләсе елда Дагыстанда Сабантуй уздырырга да телибез. Барып чыкса, бу Дагыстанда беренче Сабантуй булачак.

XS
SM
MD
LG