Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт: Трамп Сүриядән АКШ гаскәрләрен тизрәк чыгарырга тели


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШның Сүриядәге максатлары үзгәрми, президент Дональд Трамп Америка хәрбиләрен илдән "мөмкин кадәр тизрәк чыгарырга" тели. Бу хакта Ак йорт сүзчесе Сара Сандерс белдерде.

Сандерс сүзләренчә, АКШ гаскәрләре алдында "Ислам дәүләте" сугышчан төркемен тулысынча тар-мар итү" һәм оешма тернәкләнә алмаслык шартлар тудыру максаты тора. Вашингтон беректәшләреннән төбәктә иминлек тәэмин итү өчен хәрби һәм финанс өлкәсендә зуррак җаваплылык алуны көтә ди Сандерс.

Элегрәк Франция президенты Эммануэль Макрон Трампны АКШ гаскәрләрен Сүриядә "озак вакытка" калдырырга кирәклегенә инандырдым дип сөйләгән иде.

Апрель башында АКШ президенты Дональд Трамп алдагы көннәрдә Сүриядән Америка гаскәрләрен чыгару турында карар кабул итәм диде, ләкин конкрет вакытын әйтмәде.

14 апрельгә каршы төндә АКШ, Британия һәм Франция Сүриядә берничә корылмага ут ачты. Бу Сүриянең Дума шәһәрендә химик корал куллану хәбәрләренә җавап булды дип белдерелде. Вашингтон, Лондон һәм Париж химик һөҗүм өчен Сүрия президенты Бәшәр Асад җаваплы дип саный.

XS
SM
MD
LG