Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Telegram мессенджерын томалау башланды


Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын томалау башланды. Telegram-ның веб-версиясе инде эшләми.

Бу хакта Роскомнадзорның сайтында белдерелә.

Көн дәвамында оешма App Store һәм Google Play кибетләренә кушымталарны алып кую турында таләп җибәрәчәк дигән Интерфакска Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров.

Узган җомга Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсе хөкемдары Юлия Смолина Роскомнадзор таләбе нигезендә Telegram мессенджерын Русиядә томалау турында карар чыгарды.

Хөкемдар карар гамәлгә кергәнче томалауны башлый торырга рөхсәт бирде. Шул ук көнне Telegram Русиядә тыелган сайтлар реестрына кертелде.

Telegram-га нигез салучы Павел Дуров мессенджер VPN кебек томалауны урап узарга мөмкинлек бирүче ысуллар ярдәмендә эшләвен дәвам итәчәк диде.

XS
SM
MD
LG