Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия Сабантуе: инде андагы татарга да "Калинка" тансыкмы?


Австралия Сабантуеннан күренеш, 15 апрель 2018
Австралия Сабантуеннан күренеш, 15 апрель 2018

Австралия татарлары Сабантуенда Казаннан килгән җырчы Айдар Сөләймановның "Калинка" җырын башкаруы социаль челтәрләрдә аптыраш тудырды. Оештыручыларның берсе Диләрә Вәлиева сүзләренчә, алар бәйрәмгә төрле милләт вәкилләрен чакырган, шуңа Сабантуйда да, концертта да төрле халык җырлары, биюләре башкарылган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау кирәклеге турында сөйләгәндә үрнәк итеп еш кына Финляндия һәм Австралия татарларын китерә. "Телне өйрәнү авыр дип зарланучыларга һәрвакыт мисал буларак Финляндия һәм Австралия татарларын китерәм. Алар бит телне саклап кала алганнар", дигән иде элегрәк Миңнеханов. Ни аяныч, татарның Австралиядә уза торган милли бәйрәменә дә урыс теле үтеп керә башлаган икән.

15 апрель Австралиянең Аделаида шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды. Ел саен диярлек оештырыла торган бәйрәм игътибарсыз да узып китәр иде, әмма татар милли бәйрәмендә “Калинка” җыры башкарылуы күп кенә татарларны аптырашта калдырды. Бу хакта кыска видео социаль челтәрләрдә таралды.

Сабантуйны оештыручыларның берсе, Аделаида татар оешмасыннан Диләрә Вәлиева Азатлыкка әйтүенчә, урыс җырлары элекке елларда да башкарылган.

Диләрә Вәлиева (с) һәм Айдар Сөләйманов
Диләрә Вәлиева (с) һәм Айдар Сөләйманов

"Элекке Сабантуйларның һәрберсендә урысча җырлар җырланды. Алсу Әбелханова да татарчага кушып урысча җырлады, Зө-Ләй-Лә дә, Венера Ганиева да урысча башкарды. Бары Хәмдүнә Тимергалиева гына "Минем репертуарымда урыс җырлары юк" дигән иде.

Әйе, Казаннан килгән Айдар Сөләйманов быелгы Сабантуйда "Калинка" урыс халык җырын һәм "Подмосковные вечера"ны җырлады. Итальянча да җырлады. Сабантуйдан тыш бит әле концерт та булды. Айдар анда барлыгы алты телдә җырлады. Без Сабантуйга да, концертка да төрле милләтләрне чакырдык.

Австралиядәге "Калинка" исемле урыс бию ансамбле дә Сабантуйга килде. Алар "Валенки", "Цыганочка"ны биеделәр. Гомумән, татарчадан тыш, уйгыр мәктәп балалары катнашты, үзбәк биюләре булды. Програмда төрлелек булганга быелгы Сабантуйны күп кеше яратты. Яңгыр булуга һәм юешләнүгә карамастан, бу иң яхшы Сабантуй булды диделәр", ди Диләрә Вәлиева.

Австралия Сабантуенда "Калинка" җыры яңгырады
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Аделаида шәһәрендәге "Туран" җәмгыяте җитәкчесе Ирек Гариф Сабантуй бәйрәмендә урысларның күңелләрен күрәбез дип урыс җырларын башкару, социаль челтәрләргә урысча да язулар элү татар җәмгыятен урыслаштыруга китерә дип белдерә. Ирек әфәнде Австралиядә беренче Сабантуйларны оештырган кешеләрнең берсе. Быелгы бәйрәмдә ул катнашмаган. Шулай да, "Калинка" җырлауларын ишеткән.

Ирек Гариф
Ирек Гариф

"Сабантуйларны үткәрә башлаганда без монда аз, балалар үсә, үзара аралашсыннар, күрешсеннәр дип оештыра башлаган идек. Монда татарлар күп тә түгел, теләсәк, барлык төрки халыклар да бергә җыела ала. Уйгырлар, үзбәкләр, төрекләр бар. Чакыруларны аларга да җибәреп була. Татар-башкорт җәмгыятенә үз милләттәшләре, дин вә телләре якын булган кардәшләре белән эш алып бару урынына урысларга барып, аларны җыеп эш башкару, күрәсең, җиңелрәк.

Бәйрәмнән соң "нигә урыслар да монда соң?" дигән сүзләр ишетелде. Ярар, урысларны да мөһаҗир диик. Әмма бүген бер генә урысның да татарны чакырып бәйрәмнәрендә ни җырлатканы, ни биеткәне юк. Хәзер күп кенә татарлар читтә калды. Сабантуйга бармыйлар, чөнки татар-башкорт җәмгыяте шәхес һәм җәмгыять дигән нәрсәне аера белми.

Сабантуйга килгән халык арасында урыслар да шактый булган. "Калинка"ны җырлауга килгәндә, "әти-әти, чукынаек, халыкның күңеле булсын" дигәннән чыга инде бу. Русиянең урыс кулындагы шәһәрләрдәге бәйрәмнәрдә ничарадан-бичара урысча да җырлап бирергә туры килә. Азат Австралиядә татар бәйрәмендә татарлык кына булырга тиеш. Австралия хакимиятләре паркны татар бәйрәме уздырырга бирә бит", диде Ирек әфәнде.

Ирек Гариф Сабантуйларның бар халык та яратып килә торган, илдәге бар татар җәмгыятьләре дә бергәләп үткәрә торган бәйрәм булуын тели.

XS
SM
MD
LG