Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия татарлары: Сабантуй узды, тиздән Сәләттуй көтелә


Австралия Сабан туе күренеше
Австралия Сабан туе күренеше

Узган якшәмбе Австралиянең Аделаида шәһәрендә елның соңгы Сабан туе узды. Гыйнвар башында анда "Сәләт" яшьләрен көтәләр. Аннары имам киләчәк.

Австралия татарлары Сабантуйны ел саен оештырып килә. Быелгы чара турында Австралия татар-башкорт ассоциациясе вәкиле Диләрә Вәли белән сөйләштек.

Диләрә ханым Сабантуйда ничә кеше һәм кемнәр катнашты?

– Сабантуйда 200-300ләп кеше катнашты. Татарлардан тыш, үзбәкләр, төрекләр, инглизләр, урыслар булды. Бик яратып киттеләр Сабантуйны.

Татарстаннан да кунаклар килгән икән...

– Татарстаннан Татарстан һәм Русиянең халык артисты Венера Ганиева, "Казан егетләре" төркеме, “Татарстан -Яңа Гасыр” телевидениесенең җитәкче урынбасары Миләүшә Айтуганова, журналист Лилия Сираҗиева һәм оператор Владимир Гурьянов булды. Бу кешеләр Сабантуйны бик гөлләндерделәр. Аларның килүе Сабантуйның дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Венера Ганиеваның җырларын белмәгән кеше юктыр. Без ул җырлар белән үстек. Телевидение хезмәткәрләре Австралиядә яшәгән татарлар турында сюжетлар төшерде, әңгәмәләр алды. Сабантуйга кадәр без Татарстан артистлары катнашында концерт та оештырдык. Ул да бик күңелле үтте.

Узган елны Австралиягә сәфәре вакытында сез Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан имам җибәрүне сораган идегез һәм ул татар теле укытучысы вазифасын да үтәр дигән идегез, бу гозер үтәлдеме?

– Әйе үтәлде. Президент үз сүзендә торды. Бер имамны сайлап президент идарәсе аны җибәрү өчен ярдәм күрсәтә. Хәзер миграция депараменты аша виза эшләрен башкарабыз.

Әле имам үзе килмәдеме?

– Юк әле килеп җитмәде. Әле берничә ай үтәр дип уйлыйм.

Исеме билгелеме?

– Билгеле – Булат Ишмөхәммәтов.

Ә ул имам вазифасын гына башкарачакмы яисә инде татар телен дә укытачакмы?

– Ул бөтен вазифаларны да башкарачак. Безнең аңа өметебез зур. Яшьләр төркемен дә оештырып дин дәресләрен бирер, зурларга да дини дискуссияләр оештырыр, якшәмбе татар мәктәбенә дә укытыр дип өметләнәбез.

Австралиядә татар балалары нинди телдә аралаша? Кечкенә вакытта гаиләдә мөгаен татарчадыр, ә мәктәпкә киткәч ана телен онытмыйлармы?

– Бу проблем бик сизелә һәм ул Русиягә охшаш. Анда урыс теле белән проблем күзәтелсә, монда нәкъ шул ук проблем инглиз теле белән. Без гаиләдә тырышып татарча сөйләшсәк тә,бала 5 яшьтән башлап мәктәпкә баргач инглиз теле башлана һәм бала элек ул телне белмәсә дә тиз генә үзләштереп ала һәм күбрәк инглиз теленә күчә, чөнки балалар бакчасында да, мәктәптә дә барысы да инглизчә аралаша. Нәтиҗәдә татарча сөйләшү азая һәм онытыла да башлый. Әгәр ата-анасы һәрвакыт “татарча сөйлә” дип исенә төшереп тормаса тел югалырга да мөмкин. Австралиядә яшәгән татарлар инде гаиләдә татарча гына сөйләшә.

Ә Сабантуйда татар балалары үзара нинди телдә аралаша? Ике татар баласының урысча яки инглизчә сөйләшүен күп ишетергә туры килә.

– Бу проблем бар, бу сер түгел. Аларга үзара инглиз телендә сөйләшергә җиңелерәк. Шуңа үзләренең татарлыгын югалтмасын өчен, милли рухлары артсын өчен бәйрәмнәр уздырырга тырышабыз, Татарстаннан имам да сорыйбыз, артистлар да чакырабыз. Һәрбер Татарстаннан килгән артистлар милли рухны күтәрә, яңа энергия бирә һәм ана телен дә көчәйтә. Яшьләрнең дә үз телләре белән кызыксынуы арта.

Сабантуйга Венера Ганиева, "Казан егетләре" килүе урта һәм өлкән буын өчен күңелле хәлдер, ә менә яшьләрне моның белән генә кызыксындырып буламы, яисә инде милли үзаңны арттыру өчен башка ысулларны эзләү кирәкме?

– Сабантуй ул – бер проект. Ул тәмамланды, хәзер ике атнадан – 3 гыйнварда безгә Татарстаннан "Сәләт" хәрәкәте яшьләре килә. 17-26 яшьлек 25 егет-кыз килүе көтелә. Мондагы татар яшьләре аларны каршы алачак. Бергә чаралар уздырачакбыз. Сәләттуй һәм башка програмнар булачак. Австралиядә туып үскән татар яшьләре белән бергәләп алар бу програмнарны үткәрәчәк. Милли рухны арттыру өчен төрле өлкәдә эшлибез.

Ә менә Сабантуйны яшьләр милли чара кебек кабул итеп көтеп алалармы, яисә бер спорт чарасы кебек кенә карыймы?

– Алар Сабантуйдагы уеннарны үзләре оештыра бит. Артистлар концертлар куя, татар мәктәбе балалары бии-җырлый, ә уеннарны 15-30 яшьлекләр оештыра. Бездә бит көрәш белән ат чабышыннан башка бөтен уеннар да бар. Хәтта Казанга баргач җырчы Лилия Муллагалиева безгә көянтә бүләк иткән иде, быел суны да чиләкләп шул көянтә белән ташыдык.
XS
SM
MD
LG