Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия татарлары Татарстаннан имам көтә


Татарстан президенты Австралиядә булганда Аделаидада яшәүче татарлар белән бергәләп төшкән сурәт. Сентябрь 2011
Татарстан президенты Австралиядә булганда Аделаидада яшәүче татарлар белән бергәләп төшкән сурәт. Сентябрь 2011

Көньяк Австралия татарлары Татарстан президенты вәгъдә иткән имамның килүе турында хәбәр якын арада булыр дип өметләнә. Татарстанда бу эшне бюрократик киртәләр тоткарлаган.

Узган елның сентябрь ахырында Татарстан президенты Көньяк Австралия башкаласы Аделаидада татарлар белән очрашканда, аларның үтенечен хуплап, Татарстаннан бер имам җибәрергә вәгъдә иткән иде. Бу вакыйгага елдан артты, Аделаида татарлары әле дә вәгъдә үтәлер дип өметләнә. Көньяк Австралия татар җәмгыяте җитәкчеләреннән берсе Шөһрәт Вәли Азатлыкка, бәлки, имамның килүе турында хәбәр якын араларда булыр, дип белдерде.

"Әлегә без кем килә, кайчан һәм ничек килә, аны белмибез. Бу мәсьәлә якын арада хәл ителер дип уйлыйбыз", ди Шөһрәт Вәли. Татарстаннан берәр гыйлемле имам килер дип бөтен Аделаидадагы татарларның да көтүен әйтә ул, чөнки бу аларның барысының да күмәк теләге булган.

"Без монда татарлар өчен бер мәчет корырга, татар дини мәхәлләсе булдырырга телибез. Аделаидада төрекләр дә, гарәпләр дә яши. Аларның һәрберсенең аерым мәчете һәм шул ук вакытта аерым дини оешмалары да бар. Безнең үзебезнеке булмаганга йә төрекләрнекенә, йә гарәпләрнекенә барабыз. Инде үзебезнеке дә булса, нинди шәп булыр иде дип уйланабыз", ди Шөһрәт Вәли.

Аның сүзләренчә, бүген Аделаидада 400гә якын татар яши, әгәр имам килә калса, алар барысы да аны үз итәр иде. "Имамыбыз булса, мәчетебез булса, бөтенесе дә анда йөрер иде", ди Шөһрәт Вәли. Әлегә үлем-җитем, балага исем кушасы, ашлар үткәреп Коръән укытасы һәм башка дини мәрасимнәрне үтисе булса, алар төрек йә гарәп имамны чакыралар. Әмма күңелләре белән яннарында татар имамы булуны тели. "Безнең өлкәннәр дә, яшьләр дә үзебезнең имам булуын тели. Ул бит безнең гореф-гадәтләребезне дә, телебезне дә белә торган кеше булачак", ди Шөһрәт Вәли.

Азатлыкка язучы: дингә катнашы булмаганны җибәреп маташалар

Азатлык сәхифәсендә "Мөфти Илдус Фәизне яклау һәм тәнкыйть кискенләшә" дигән мәкалә дөнья күргәч, бу язма астындагы форумда үзен "Кардәш" дип атаган берәү, Татарстан диния идарәсен күз алдында тотып, "Ошбу адәмнәр яхшы мулла җибәрү урынына үзләренең әшнәләрен, дингә бернинди катнашы булмаган урыслашып барган бер телевидение хезмәткәрен тәкъдим итеп маташалар", дип язып калдырды.

Азатлык форумында исемен күрсәтмәгән икенче берәү Казаннан киткән имамның Русия хакимияте күзәтүендәге кеше булачагын да белдерде. Аның фикеренчә, Австралия татарларына чын имамны Төркиядән чакырырга, йә булмаса үзләре арасындагы ышанычлы берничә кешене шул илгә җибәреп укытып кайтару кирәк.

Дини идарә президент аппаратына, президент аппараты конгресска...

Азатлык радиосына Казаннан имам булып кемнең һәм кайчан барачагын ачыклау “эскерттән энә эзләүгә” тиң булды. Татарстан диния идарәсендә мөфти вазифаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов үзләренә киңәшләр алу өчен берәүнең килүен әйтте, әмма исемен, кайда эшләвен хәтеренә төшерә алмады.

“Мин хәзер исем-фамилиясен төгәл хәтерләмим. Бер егет миңа килеп киңәшләр алды. Президент идарәсе каршында дини оешмалар белән эш итә торган идарә бар бит әле, алар нәрсәдер оештырып, документлар әзерләп йөрде. Исемен хәтерләмим шул”, диде Габдулла хәзрәт.

Татарстан президентының дини оешмалар белән эшчәнлек идарәсе хезмәткәре Владимир Козлов та берәүнең Австралиягә имам итеп җибәрергә әзерләнүен, инде бу эшнең үзләреннән Дөнья татар конгрессы башкарма комитетына тапшырылуын белдерде.

“Хәзер имамны җибәрергә дигән бу күрсәтмә Дөнья татар конгрессы башкарма комитетына тапшырылды. Хәзер бу эшнең үтәлү вакыты бетеп килә, без үзебез дә бер ай дәвамында аларның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен беләсебез килгән иде. Австралиягә кемнең барачагына килгәндә, бу сорауларны аларга юлларга кирәк”, диде Козлов.

Конгресс башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, анда “Эфир” телеканалында эшләүче Булат Ишмөхәммәтов барачак.

“Иншалла,үзебез оештырып, эшләп җибәрәбез. Татарстан җибәргәнгә күрә хөкүмәт юл чыгымнарын күтәрергә тиеш. Ул – Булат Ишмөхәммәтов дигән егет икән. Гаиләле, хатыны да бар дип аңладык. Аны җибәрү җиңел генә эш түгел, чөнки башка ил булганга күп кенә юридик мәсьәләләр белән бәйле. Кемне сайлап алу, кемне җибәрү мәсьәләсенә килгәндә, бу эш белән без шөгыльләнмәдек”, диде Вәлиуллин.

"Эфир" каналында эшләүче Ишмөхәммәтов Австралиягә җыена

Ишмөхәммәтов Азатлык радиосына нәкъ аның Австралиягә баруы узган елның декабрь аенда ук президент тарафыннан хәл ителүен, әмма бу эшне төрле түрәләрнең бүгенге көнгә кадәр сузуларын белдерде. Аптырагач, ул бу хакта Твиттерда президентка да җиткергән, шуннан соң гына “боз кузгалган”. “Мин президентка бик рәхмәтлемен”, ди Ишмөхәммәтов.

Узган елның көзендә аңа бу тәкъдимне мөфти Илдус Фәиз ясаганлыгын да әйтте. Аның сүзләренчә, тагын берничә намзәт каралган, әмма алар үтмәгән. Ишмөхәммәтов резюме җибәргән булган, башкалар арасыннан ул сайланган.

Ишмөхәммәтовка Казанда туып үскән. 2000 елдан Киев ислам университетында укыган. Башта өч ел көндезге бүлектә белем алган һәм аннан соң читтән торып укуга күчкән. Анда үзен Украина мөфтие Әхмәт хәзрәт Тамин укытуын әйтә.

Ишмөхәммәтов бу укуын бетереп кайткач, өч ел дәвамында “Болгар” мәчетендә белем бирә. Аннан соң дин әһелләре арасында кытыршылыклар килеп чыгу сәбәпле “Яңа гасыр” телевидениесенә күчәргә мәҗбүр була. Анда өч ел дәвамында “Туган җир” тапшыруын алып бара. Бүген "Эфир" телеканалында хәбәрләр бүлегендә эшли.

Ишмөхәммәтов Халидә исемле хәләл җефете һәм өч яшь ярымлык Нариман исемле улының үсеп килүен дә әйтә.
XS
SM
MD
LG