Accessibility links

"Коммерсантъ": Читтә укучы Русия студентларына ватаннарына кайтырга тәкъдим итәләр


"Россотрудничество" агентлыгы Британиядә һәм Русиягә "дус булмаган" башка илләрдә укучы студентларны ватаннарына кайтару өчен шартлар булдыру проекты әзерләгән.

"Highly Likely Welcome Back, или пора домой!" дип аталган бу проектны төзүчеләр чит илләрдә укучыларның күпчелеге Русиягә "сәяси сәбәпләр белән" кайтырга тели дип исәпли. "Коммерсантъ" язуынча, әлеге башлангычның авторлары бу иминлек мәсьәләләре һәм яшь русияләрне ихтимал провокацияләрдән яклау белән бәйле дип белдерә.

Русиягә кайткан студентларга Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) укуларын дәвам итүдә һәм эшкә урнашуда, ярдәм ителәчәк диелә.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгының 2017 ел турында мәгълүматына караганда, чит илләрдә 60 мең тирәсе Русия студенты укый.

Британиядәге студентлар һәм экспертлар "Коммерсантъ"ка бернинди дә басым сизелмәвен белдергән. Мәскәүдәге британ илчелегендә дә "илгә белем алу яки туризм максаты белән килүчеләргә һәрвакыттагыча бик шатбыз", дигәннәр.

Моннан тыш, укулары тәмамланганнан соң күпчелек русияле болай да илләренә кайта, чөнки британ кануннары аларга анда эш табуга мөмкинлекне бик калдырмый дип сөйләгән Anglia Pro проекты җитәкчесе, Көнчыгыш Англия университеты докторанты Наталья Мосунова.

XS
SM
MD
LG