Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор 2018 ел ахырына кадәр Русиядә Facebook-ны томаларга мөмкин


Александр Жаров
Александр Жаров

Роскомнадзор 2018 ел ахырына кадәр Facebook-ны тикшерәчәк. Русия хакимиятләренең таләпләре үтәлмәгән очракта, социаль челтәрне томалау мәсьәләсе күтәрелергә мөмкин. Бу хакта Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров "Известия" басмасына интервьюда белдергән.

Түрә Facebook тарафыннан 2018 ел ахырына кадәр үтәлергә тиешле таләпләрне санап чыга. Атап әйткәндә бу русияләрнең мәгълүматларын Русия җирлегендә саклау, тыелган мәгълүматны юк итү һәм "башка кануннарны үтәү".

Жаров, әгәр болар үтәлмәсә яки ширкәт әлеге таләпләрне үтәячәге турында Русия хакимиятенә вәгъдә итмәсә, Facebook томаланырга мөмкин ди. Ул шулай ук социаль челтәр вәкилләре белән даими очрашып торуы һәм соңгы сөйләшүләрдә Роскомнадзорның үз позициясен кабатлап әйтүе турында да сөйләгән.

Шул ук вакытта Telegram тирәсендәге вазгыятькә бәйле, Жаров "бөтен интернетны егып салу" планнары юк дип белдергән.

Дүшәмбе Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын һәм аның белән бәйле IP-адресларны томалау башланды. Шул исәптән Amazon һәм Google болыт хезмәтләре дә зыян күрде.

Нәтиҗәдә йөзләгән онлайн-сервислар, шул исәптән, интернет кибетләр, курьер хезмәтләре, онлайн уеннар, Microsoft ширкәте хезмәтләре, Viber мессенджеры һәм "Одноклассники" социаль челтәре эшләми торды.

Русиянең 60лап ширкәте юридик ярдәм сорап "Агора" хокук яклау оешмасына мөрәҗәгать иткән. IP-адреслары томаланган сервислар хуҗалары зыян күләмен исәпли һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү мәсьәләсен карый.

XS
SM
MD
LG