Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәен Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш корылтае узачак


Бөтендөнья татар конгрессы делегатларын каршы алу, 2017 елның августы
Бөтендөнья татар конгрессы делегатларын каршы алу, 2017 елның августы

19-22 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш җыены узачак. Оешманың матбугат үзәге хәбәр итүенчә, корылтай БТК низамнамәсенә үзгәрешләр кертү максатыннан үткәрелә.

"Бөтендөнья татар конгрессы" башкарма комитеты карары нигезендә, 2018 елның 19-22 июль көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш корылтае узачак. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Бөтендөнья татар конгрессы низамнамәсенә үзгәрешләр кертү", диелә матбугат үзәге хәбәрендә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты карары нигезендә, конгресска кергән һәр теркәлгән татар иҗтимагый оешмасына җыенда катнашу өчен 1 урын бирелә.

Бөтендөнья татар конгрессының соңгы җыены былтыр август башында узган иде. Анда Милли шура оештыру карары кабул ителде. Шураны вице-премьер Васыйл Шәйхразиев җитәкли. Ләкин соңрак, кайбер документлар дөрес тутырылмау сәбәпле, Милли шураның Русия юстиция министрлыгында теркәлү уза алмавы билгеле булды. БТК җыены әлеге төгәлсезлекләрне төзәтү өчен җыела дип яза Бизнес Онлайн. Әлегә Милли шура формаль рәвештә кануни оешма булып саналмый.

XS
SM
MD
LG