Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар Русиядә томаланган Telegram-ны куллану артуын белдерә


Telegram томаланганнан соң Русиядә аны куллану арткан. Бу хакта SimilarWeb аналитика ширкәте мәгълүматларыннан күренә. Моннан тыш, Русия думасында да, Федерация шурасында да, Кремльдә дә мессенджерны куллану дәвам итә.

SimilarWeb мәгълүматына караганда, 16 апрельдә - мессенджерны томалаган көнне telegram.org сайтына 1,2 миллион кулланучы кергән. Бу 9 апрель белән чагыштырганда 27 процентка күбрәк дип яза РБК. Telegram-ны Android платформасы өчен йөкләп алу бер атна эчендә ике тапкыр арткан.

Русиядә Telegram томалануга карамастан, мессенджерны Русия думасында да, Федерация шурасында да, Кремльдә дә, хөкүмәттә дә кулланалар. РБК язуынча, депутатлар моны "канунның үтәлешен тикшерү өчен" кирәк дип аңлата.

Үз Telegram-каналын ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский элеккечә алып бара. Тышкы эшләр министрлыгының Telegram-да соңгы хәбәре 18 апрель кич эленгән иде. Тикшерү комитеты, Баш прокуратура хезмәткәрләре дә мессенджерда күренде. 18 апрельдә Telegram-га президент идарәсенең 14 түрәсе кергән.

Дүшәмбе Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын һәм аның белән бәйле IP-адресларны томалау башланды. Шул исәптән Amazon һәм Google болыт хезмәтләре дә зыян күрде.

Нәтиҗәдә йөзләгән онлайн-сервислар, шул исәптән, интернет кибетләр, курьер хезмәтләре, онлайн уеннар, Microsoft ширкәте хезмәтләре, Viber мессенджеры һәм "Одноклассники" социаль челтәре эшләми торды. Telegram​ үзе VPN​ сервисын кулланмаган очракта да эшләвен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG