Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда "Кол Гали" кунакханәсе кемнәр өчен төзелә?


Болгарда "Кол Гали" кунакханәсе проекты
Болгарда "Кол Гали" кунакханәсе проекты

Болгардагы "Кол Гали" кунакханәсендә миллилек, татар теле ни дәрәҗәдә булачак, биредә теләгән һәркем туктала алачакмы, туристларны ниләр белән җәлеп итәргә җыеналар? Азатлык шул сорауларга җавап эзләде.

Болгарда "Кол Гали" кунакханәсе төзелеп ята. Аны футбол дөнья беренчелегенә өлгертәләр икән, гарәп илләреннән килгән кунаклар яшәячәк дигән имеш-мимешләр дә булды. Төзелеш Татарстан җитәкчелеге күзәтүендә. Татарстан президенты Рөстәм Миңненханов та, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә Болгарга барып төзелеш эшләрен тикшергәләп тора.

"Кол Гали" кунакханәсе
"Кол Гали" кунакханәсе

Төзелеш эшләрендә катнашкан менеджерлар арасында "Кол Гали" Болгардагы ислам академиясенә караганда сигез тапкыр кыйммәткәрәк чыга икән дигән сүзләр дә татарлган. Академия төзелә башлаганда аның бер млрд сумнан артыграк булачагы турында әйтелгән иде. "Кол Гали"нең нинди акчаларга төзелүе турында тәфсилле мәгълүмат булмады, "ТАИФ" белән "Татнефть"нең төп инвесторлар икәнлеге генә әйтелде.

Татар әдәбиятының чишмә башы "Йосыф вә Зөләйха" әсәренең авторы Кол Гали исеме бирелгән әлеге кунакханәдә татар теле ни дәрәҗәдә кулланылачак, биредә кемнәр тора алачак, милли ризыклар әзерләрләрме һәм башка шундый сорауларга җавап эзләп Азатлык бу отель җитәкчесенең ярдәмчесе Полина Просвирникова белән сөйләште.

– Кунакханәне ачу көне билгелеме әле? Башта 2018 ел эчендә, аннан соң инде май аенда ачыла икән дигән сүзләр дә булды.

Полина Просвирникова
Полина Просвирникова

Татарстан президенты күрсәтмәсе белән без, кунакханәне хезмәтләндерүчеләр 2018 елның 1 июненә аны төзүчеләрдән кабул итеп алырга тиеш. Аннан соң техник ачылыш эшләре сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Сентябрьдә без беренче кунакларны ЮНЕСКО вәкилләрен каршы алачакбыз.

– Футбол чемпионатына ачыла һәм гарәп илләреннән кунаклар тукталачак дигән сүзләргә килсәк?

Без чемпионатка ачмаска дигән карарага килдек. Шулай ук Миңтимер Шәймиев та чемпионатка ачуга каршы булды. Кунакларны каршы алырга тулысынча әзер булу өчен без техник әзерлек эшләренә күбрәк вакыт бирергә теләдек.

– ЮНЕСКОдан бу кунакханәне карарга киләләрме, әллә берәр эшлекле очрашумы?

Аларның Болгарда чаралары узачак һәм отелебезнең ачылышын да аңа туры китерәчәкбез.

– Кунакханәнең йолдызлары күрсәтелми, люкс комплекс булачак дип кенә әйтелә. Ничә йолдызлы булачак ул?

Без биш йолдызны дәгъва итәбез. Әлеге вакытта Русиядәге кунакханәләрне классификацияләү белгечләре белән хезмәттәшлек итәбез.

– "Кол Гали"не Татарстандагы башка кунакханәләр белән чагыштырсак?

Татарстанда иң яхшы, ә Русиядәге иң яхшы биш кунакханә исемлегенә керергә дигән максат куелган. Бу җиңел түгел, әмма булдыра алганның барсын да эшләячәкбез. Максатка ирешербез дип уйлыйм.

Болгарда "Кол Гали" кунакханәсе проекты
Болгарда "Кол Гали" кунакханәсе проекты

– Фейсбуктагы фотоларда отельдә булачак келәмнәр дә бар.

Барлык келәмнәр, идән япмалары эксклюзив булачак. Бөтен дизайн да безнең кунакханәдә генә булачак үрнәкләр Болгар, татар һәм шәрык нәкышлары нигезендә эшләнгән. Шулай ук мәгъриб мотивлары да өстәләчәк. Төп бинаның холлында лалә чәчәге рәвешендә төрле төсләргә кереп фонтан атып утырачак.

Бездә мунчалар комплексы бар. Анда рус мунчасы да, япон мунчасы да, карлы мунча да, сихәтле үләннәр мунчасы да булачак. Кунакханәдә Болгар традицияләре нигезендә Ак пулат рәвешендә аерым мунча (хамам) булачак. Архитекторлар һәм дизайнерлар нәкъ Ак пулатны яңадан тудырырга омтылды.

Болгарда "Кол Гали" кунакханәсе проекты
Болгарда "Кол Гали" кунакханәсе проекты

– Туклануга килсәк?

Бездә ике ресторан һәм тагын берничә кафе-барлар булыр дип көтелә. Ризыклар сәламәтлеккә зыянсыз (органик) әйберләрдән әзерләнәчәк. Без Спасс районындагы фермерлар белән хезмәттәшлек итәргә, үзебезнең яшелчәләрне, тәмләткечләрне үстерергә җыенабыз. Үзебезнең химик матдәләр кулланылмаган бакчабыз булачак.

– Татар аш-суы ризыкның якынча ничә процентын тәшкил итәчәк?

Процентлап әйтә алмыйм, әмма исемлектә һичшиксез милли аш-су да булачак.

– Хәләл ризык әзерлисезме?

Әйе, аерым меню булачак. Хәләл ризыкны әзерләүче аерым белгечләр эшләячәк. Хәләл сертифакты алачакбыз. Аш-су бүлмәсендә хәләл ризык әзерләү өчен аерым урыннар бар.

– Татар һәм шәрык аш-суларын әзерли белә торган осталарны каян аласыз?

Эзлибез, сайлыйбыз, хәтта аш-су осталарын "аулыйбыз" дип тә әйтергә була. Хәзер без баш аш-су остасын таптык, аның бик зур тәҗрибәсе бар. Ул чит илдә һәм Русиядә дә эшләгән. Татар милли аш-сулары әзерли белә торган осталарны эшкә аласыбыз килә. Бездә 260тан артык хезмәткәр булачак.

– Татарстанда татар һәм рус телләре – дәүләт телләре. Хезмәткәрләргә татар телен дә белү таләбе куелачакмы?

Татар телен белү хупланачак, әмма мәҗбүри булмаячак. Без хезмәткәрләрне инглиз теленә өйрәтәчәкбез. Чөнки чит илләрдән дә кунаклар булачак. Кунакханәдәге барлык хезмәткәрләрнең дә татар телен белү-белмәү зарурияте кунакханәне ачкач ачыкланачак. Әгәр татар телен белү мохтаҗлыгы туса, мөдир өйрәнүне програмга кертәчәк. Болгарда һәм Казанда да безнең татар телен белгән кешеләр яши, әнә шуңа күрә зур проблемнар булмаячак, тәрҗемә итәрдәйләрне берсүзсез табарбыз дип уйлыйм.

– Президент бүлмәсе булачак дип әйтәләр. Теләгән һәркем анда тора алачакмы?

Әйе. Әмма без аны президент номеры дип түгел, ә апартмент дип атаячакбыз. Ул безнең бүлмәләр арасында иң зуры.

– Бәя сәясәтенә килсәк, гадәти бүлмә ничә сум торачак?

Әлегә стандарт бүлмәнең уртача бәясе генә якынча билгеле. Ул 5800 сум торачак. Ике кеше бу бүлмәгә урнашса, икенчесе бары тик иртәнге аш өчен генә өстәмә түләячәк.

"Кол Гали" кунакханәсендә стандарт номер
"Кол Гали" кунакханәсендә стандарт номер

– Җәен бер хәл, ә көз һәм кыш айлары да бар бит. Кеше булыр дип уйлыйсызмы?

Безнең кунакханә янында skypark, тышта ачык бассейн, теннис, баскетбол һәм балалар мәйданчыклары булачак. Кыш көне чаңгыда, тимераякта шуу мөмкинлеге дә каралган.

Барсы да бу кунакханәнең Казаннан ерак икәнлеген белә. Без төрле күңел ачу чаралары белән кунакларны җәлеп итәргә җыенабыз. Казаннан ике сәгать машинада килеп безгә урнашкач, күңелсез булмасын өчен барсын да эшләргә тырышачакбыз.

Безнең кунакханәдә боралак мәйданчыгы юк, ә Болгарда андый урын бар. Кунакханә Идел ярына урнашканга, кораблар белән килүчеләргә дә туктау мөмкинлеге бар. Туристларны үзебезгә җәлеп итү өчен су транспорты компанияләре белән сөйләшүләр башларга җыенабыз. Кунакханә янында ук яхталарга туктау урыны булдыру да планлаштырыла.

– Азатлык Болгарга сәяхәт турында язганда, корабларның бик нык тузганлыгын ачыклады. Белмисезме, бу сорау республика җитәкчелеге алдында күтәрелмәде микән? Алар бу хәлне белә микән?

Бу хакта белми идек, безнең бу сорауны күтәргән булмады. Менә сез бу сорауны күтәрү идеясен әйттегез. Ничектер бу мәсьәләне хәл итү кирәк.

****

Әлегә Болгар шәһәрендә бер генә кунакханә бар. Ул – 150 кешегә исәпләнгән, 59 номерлы, ике йолдызлы Regina кунакханәсе. Әлеге кунакханә 2006 елда ачыла.

XS
SM
MD
LG