Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 17:06

Болгар ислам академиясе: "Абзарда укытып зур галим әзерләп булмый"


Болгар ислам академиясе эшли башлауга бер ай тулды. Хәзер анда 68 кеше белем ала. Русиянең төрле шәһәрләреннән килгән шәкертләр, дин белгечләренең уку програмына, яшәү шартларына карата фикерләре нинди? Азатлык академия тормышы белән танышып кайтты.

4 сентябрь зурлап ачылган ислам академиясе Болгар шәһәренең көньягында, Ак мәчеттән ерак булмаган түбәнлектә урнашкан. Азатлык алдан язганча, белем йорты ак мәрмәр белән капланган, бер-берсе белән бәйләнгән җиде өлештән тора. Төп өлештә конференция залы, китапханә, пыяла түбә астындагы намаз уку залы, укыту бүлмәләре урнашкан. Башка биналар укучылар һәм укытучылар яшәр өчен каралган. Биналар аерым блокларга бүленгән. Бер блокта ун кеше яши. Һәрберсенә аерым бүлмә. Алар карават, өстәл, шкаф, кондиционер белән җиһазланган. Шулай ук һәр блокта җиһазландырылган аерым ашханә дә бар.

Шәкертләр магистр, докторлык белеме ала. Юлыбызга беренче очраган Башкортстан егете Илнур Хәмәтнуров академиягә ничек укырга керүен сөйләде, Болгар академиясендә бер айда алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Уфада академиядә мондый шартлар булмады, моның турында хыяллана гына идек

"Без Уфаның Русия ислам университетын тәмамлаганнан соң шәех Тәлгать Таҗетдин (баш мөфти) тарафыннан монда укырга җибәрелдек. Академиядә ике ел ярым белем алачакбыз. Яшәү шартлары уңайлы: аерым бүлмәләр, душ бар. Көнгә өч тапкыр ашаталар, кичен өстәмә дә бирәләр. Уфада академиядә мондый шартлар булмады, моның турында хыяллана гына идек. Барсы да бушлай, стипендия дә каралган. Дәүләтнең ярдәме нык сизелә. Монда үзеңне җәмгыятькә кирәкле хис итәсең", ди Илнур.

Аның сүзләренчә, академиядә күбрәк урыс, гарәп телләрендә сөйләшәләр. Үзе дә Башкортстанда күбрәк рус телендә аралашкан, татар булсам да, туган телне әйбәт белеп бетермим, ди. Хәзер акрынлап өйрәнергә тырышам, алга таба кешеләргә динне үз телемдә җиткерәсе килә, дип белдерде Илнур Хәмәтнуров.

Академиядә укучылар иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр белем ала. Бары тик ашарга һәм намаз вакытларына гына бүленәләр. Кичен теләгәннәр үзлектән шөгыльләнә. Моның өчен аерым компьютер бүлмәләре, бушлай интернет каралган. Шулай ук шәкертләр арасында бер-ике кеше иртәнге намазга башкаларны уятыр өчен билгеләнә, намазларны җәмәгать белән укырга тырышалар. Ял көннәрендә теләгән укучылар гариза язып туган якларына кайтып килә ала.

Тумышы белән Волгоград өлкәсеннән булган, Илнур кебек үк Уфадагы ислам универститетын тәмамлаган Асланбәк Идилсолтанов Болгар ислам академиясен башка чит ил уку йортлары белән чагыштырып сөйли-сөйли яшәгән бүлмәләрен, ашханәләрне күрсәтте.

Бер нәрсә өчен дә борчыласы юк, бары белем генә ал

"Мин дә Тәлгать хәзрәт фатихасы белән Болгар академиясенә магистратурага җибәрелдем. Уфадан без барлыгы биш кеше килдек. Укучылар өчен монда барлык шартлар да тудырылган. Китапханә һәркөн яңартыла. Минем Үрдүн ислам университетында да белем алган булды. Ләкин Болгар академисе белән чагыштырсак, җир белән күк арасы. Бернәрсә өчен дә борчыласы юк, бары белем генә ал. Тәүлекнең 24 сәгатен укуга багышлап була. Аллаһы тәгалә мондый мөмкинлек биргән икән, аны кулланмау безнең өчен зур югалту булачак. Остазларыбыз җитә кебек. Күбесе чит-ил галимнәре. Мәсәлән, Үрдүн, Фәләстин, Каһирәдән килгән шәех-мөгаллимнәр бар. Шулай ук Казанда белем бирүче профессорлар да укытырга килә, ректорыбыз Ислам тарихы дәресләрен бирә”, диде Асланбәк.

Уку йорты никадәр заманча җиһазланган, күз явын алырлык матур булса да, белем бирү дәрәҗәсе, сыйфаты мөһимрәк булуы белән укучылар да, укытучылар да килешә. Моның өчен махсус програмнар, китаплар, төпле белем бирүче галимнәр булырга тиешлеген әлеге уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин яхшы аңлавын, шул юнәлештә планлы эш алып барылуын әйтте. Бер айда гына әллә ни уңышларыбыз юк, дип тә өстәде.

Кызганыч, исламият фәне остазларына кытлык бар

"Чит илдән килгән өч остазыбыз бар, алар укыта. Русиянең төрле шәһәрләреннән дә галимнәр килә. Кызганыч, Исламият фәне остазларына кытлык бар. Русиядә алар санаулы.

Дәресләр гарәп һәм урыс телендә бара. Болгар ислам академиясе – федераль проект. Шәкертләребез арасында татарча фәнни эшләр язып якларлык кешеләр булыр, татар теле монда кухня теле түгел, фән теле булыр дип ышанам", диде Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Әлбәттә, әлегә академиягә карата шикләнүләр сизелә, бик күп соралар туа

Галимә Резидә Сафиуллина дә остазлар җитмәвен таный. "Русиядә дини белем алган галимнәр җитеп бетми. Шуңа да, остазларны гарәп илләреннән чакырырга тулы килә. Әлбәттә, әлегә академиягә карата шикләнүләр сизелә, бик күп сораулар туа. Академия ничек эшләр, нинди нәтиҗәләр бирер? Бу табигый, чөнки академия эшен өр-яңадан башлый. Алга таба да сәләтле яшьләр монда тартылырлар дип уйлыйм. Болгар академиясенең бер отышлы ягы бар, ул – Рәфыйк Мөхәммәтшин үзе. Ул дини, дөньяви яктан да нигезле белем алган галим. Иң мөһиме – аның киләчәккә күзаллавы бар. Академиянең ректоры булырлык, аның кебек универсаль шәхес юк та бүген. Әлеге вазифада эшләү – зур батырлык, чөнки эш бик җаваплы", ди галимә.

Казан мәчетләре каршында башлангыч ислам дине белемнәре бирүче мөгаллимә Фәния Җәләлиева академиягә зур өметләр баглый. Югары дини белем бирүчеләр яхшы шартларда белем алырга тиеш дип саный ул.

Кызганыч, гореф-гадәтләр хәзер читкә куела, остазлар, галимнәр аларны сакларга, халыкка җиткерергә тиеш

"Беренчедән, мөселман уку йортлары укытучыларының V халыкара форумын Болгар ислам академиясендә оештыру – башлангыч белем бирүче укытучыларның статусын күтәрү дип уйлыйм. Кызганыч, гореф-гадәтләр хәзер читкә куела, остазлар, галимнәр аларны сакларга, халыкка җиткерергә тиеш.

Монда укучыларга әлбәттә яхшы шартлар кирәк. Абзарда укытып зур галим әзерли алмыйбыз. Әлеге академиядә үз галимнәребез үсеп чыгар дип бик өметләнәм. Безнең академия йөзгә кызыллык китерергә тиеш түгел", диде мөгаллимә Фәния Җәләлиева.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG