Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда Ак мәчет ачылды


Болгарда Ак мәчет ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:59 0:00

Болгарда Ак мәчет ачылды


10 июнь көнне Болгарда Идел буе Болгарстаны ислам динен кабул итү көненә багышланган җыен узды. Җыен кысаларында Болгарда яңа төзелгән Ак мәчетне ачу тантанасы үтте.

Тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчесе Әкмәлетдин Ихсаноглы, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башка рәсмиләр катнашты.

Җыенда шулай ук күрше төбәкләр һәм чит илләрдән килгән кунаклар, дин әһелләре, шушы көннәрдә Казанда үткән Бөтенрусия татар имамнары форумы делегатлары да бар иде.
XS
SM
MD
LG