Тикшерүчеләр Кемерово сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә һәлак булганнарның генетик экспертиза нәтиҗәләрен алган. Корбаннарның кемнәр булуы ачыкланып беткән. 37 җәсәдне күмүгә рөхсәт бирелгән.
Моңа кадәр туганнарына 23 корбанны җирләү рөхсәте бирелгән иде. Нәтиҗәдә корбаннар саны элек белдерелгәнчә 64 түгел, ә 60 кеше булган.
"Янгында югалганнар турында мөрәҗәгатьләрне тикшергәннән һәм генетик экспертиза нәтиҗәләрен алганнан соң, үлгәннәрнең төгәл саны билгеле булды. Алар - 60", диелгән тикшерү комитеты хәбәрендә.
25 мартта Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, рәсми саннарга караганда, 64 кеше һәлак булды дип хәбәр ителгән иде.
Фаҗигагә бәйле җинаять эше ачылды, биш кеше тоткарланды. Тикшерү мәгълүматына караганда, бинада тиешле иминлек чаралары күрелмәгән, сак хезмәте эвакуацияне дөрес оештырмаган.
Фаҗигадән соң Аман Тулеев Кемерово өлкәсе губернаторы кәнәфиеннән өлкә кануннар чыгару шурасы рәисе вазифасына күчеп утырды.