Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тел кысылган саен сәнгатьле сүзгә ихтыяҗ арта"


Җиңүчеләрне бүләкләү
Җиңүчеләрне бүләкләү

20 апрель Уфада узган "Тукай моңнары" исемле бәйге-фестивальдә тел мәсьәләләре дә яңгырады.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең мондый чараны алтынчы тапкыр уздыруы. Беренче сайлап алу интернет аша килгән видеоязмалар арасында узган. Анда барлыгы 272 укучы катнашкан. Шуларның 209ы ялгыз, калганнар төркемнәр белән катнашучылар.

20 апрель узган финал ярышында кырыктан артык ялгыз башкаручы һәм биш төркем катнашты. Бәйге берничә номинациядә узды. Бер төркем Тукай шигырьләрен татар телендә сәнгатьле итеп укыса, икенче төркемдә әдипнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре яңгырады. Өченче төркемдә төрле шагыйрьләрнең Тукайга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Дүртенчедә Тукай әсәрләре буенча композицияләр, тамашалар күрсәтелде.

Азалия Әхмәтшина
Азалия Әхмәтшина

Ялгыз башкаручылар ике: 5-8 һәм 9-11сыйныфлар аерым төркемнәр булып ярышты. Һәр номинация буенча беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнде. Ә бәйгедәге иң-иңгә Гран-при тапшырылды. Аңа Благовар районының 7 сыйныф укучысы Азалия Әхмәтшина лаек булды.

Түбән сыйныфлар арасында җиңүче Чакмагыш районыннан Айгиз Сәфиуллин
Түбән сыйныфлар арасында җиңүче Чакмагыш районыннан Айгиз Сәфиуллин

Төрле телләрдә уку буенча ярышта беренче урынны Бакалы районыннан Азат Риянов яулады. Ул Тукай шигырьләрен биш телдә сөйләде. Быел Тукай шигырьләре барлыгы 11 телдә яңгырады. Татар, башкорт һәм урыс телләреннән тыш, чуаш, мари, удмурт, инглиз, төрек, казакъ, испан һәм гәрап телләрендә дә сөйләүчеләр булды. Төркемнәр арасында беренче урынны Краснокама районының Яңа Бура авылы укучылары яулады.

Бәйгедә Илдан Фәхретдинов "Кәҗә белән Сарык"ны сөйли
Бәйгедә Илдан Фәхретдинов "Кәҗә белән Сарык"ны сөйли

"Тукай моңнары" чын милли бәйрәм төсен алды. Анда тел һәм милләт мәсьәләләре дә телгә алынды. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт университеты ректоры Раил Әсәдуллин чараны ачканда ясаган чыгышында Тукайның милли мәнфәгатьләр өчен эшләвен әйтеп, аның тел, халык, мәгърифәт дип җан атып язган шигырьләре бүген дә көн үзәгендә булуын билгеләде. Һәм һәркем үз урынында Тукай кебек эшләсә без сакланачакбыз, диде.

Чарада җиңүчеләрне Башкортстан татарлары конгрессы һәм "Сәхибҗамал" оешмалары да котлады. Конгрессның мәгариф мәсьәләләре буенча комиссиясе әгъзасы Руслан Сөләйманов Тукай исеме татар телен таратырга, өйрәнергә булышлык итүен, тел һәм милләт кысылган бер мәлдә сәнгатьле сүзгә ихтыяҗ үсүен билгеләде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Татар теле елдан-ел кысылган, милли мәгариф юкка чыгарылган бер мәлдә мондый чаралар уздыру туган телгә мәхәббәт уятуга булышлык итә. Чөнки, белүебезчә, ата-аналар балаларын туган телләрендә укытуга битараф. Ә менә мондый чаралар ул битарафлык томанын таратырга, ата-аналарга да үз балаларының җиңүен, тырышлыгын күреп туган телләренә мөнәсәбәтне үзгәртергә булышлык итә", диде Руслан Сөләйманов.

Бәйгене оештыручыларның берсе, БДПУның татар кафедрасы мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина Азатлыкка фикерләре белән бүлеште.

Альбина Хәлиуллина
Альбина Хәлиуллина

"Тукай моңнары" бәйгесе республикада алтынчы тапкыр үткәрелә. Һәм аның төп максаты – туган телләрне, шул исәптән безнең татар телен саклау, Тукай иҗатын тарату, әдәбиятка сөю уяту. Бүгенге бәйгедә катнашучылар 11 телдә чыгыш ясады. Алар 32 районнан һәм тугыз шәһәрдән килгән иде. Алар арасында яңа исемнәр дә, шулай ук елдан-ел кабатланып килүчеләр дә бар. Әлбәттә, бәйгенең шушындый дәрәҗәдә үткәрелүе ул шатлыклы күренеш. Чөнки укучылар туган телне, туган телгә булган мәхәббәтне бүген саклый, укытучылар да бу өлкәдә тырышып эшлиләр, бу аларның уртак нәтиҗәсе. Киләчәктә әлеге бәйгенең саклануын һәм тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелүен теләр идек", диде Альбина Хәлиуллина. Ул шулай ук бәйгенең беренче өлешендә интернет һәм кәрәзле телефон аша язмалар кабул ителүен, Вконтакте челтәрендә аерым төркем булдырылуын әйтеп, заман технологияләренең туган телне таратуда ярдәмен билгеләде. "Яшьләрнең телефон һәм интернетта утыруын искә алганда, бу нәтиҗәле ысул”", диде Альбина Хәлиуллина.

Бәяләмә төркеме җитәкчесе Мәхмүт Фатыйхов
Бәяләмә төркеме җитәкчесе Мәхмүт Фатыйхов

Бәйге-фестивальнең бәяләмә төркеме җитәкчесе, Уфа "Нур" татар дәүләт театры артисты Мәхмүт Фатыйхов та Азатлыкка күзәтүләре белән бүлеште.

"Менә берничә ел бәйгедә бәяләмә төркеме рәисе булып эшләгәндә шуңа игътибар иттем – безнең "Тукай моңнары" бәйгесендә даими катнашучыларыбыз барлыкка килгән. Мин аларны танып торам. Караиделдә Тукайны сөйләүче Вилдан исемле малай барлыгын, Стәрлетамакта Айгиз исемле малай барлыгын беләм. Алар әлеге бәйгегә Тукайның "Кызыклы шәкерт"е, "Бала белән күбәләк" шигырьләре белән килеп кергәннәр иде, "Пар ат"ка кадәр үсеп җиттеләр, инде менә "Шүрәле" поэмасына тотынганнар. Минем уйлавымча, бу бәйгене үткәреп без балаларга туган телгә мәхәббәт, әдәбиятка кызыксыну уятабыз һәм дөрес юлдан барабыз. Балалар шуны да аңларга тиешләр – телсез милләт булмый, милләтне тел саклый. Шуңа күрә үзебезнең туган телебездән җирәнмәскә, туган телебезне яратырга, туган телебездә сөйләшергә, туган телебезне сакларга кирәк. Киләчәктә безнең балалар татарча сөйләшмәсә, безнең милләтебез дә бетәчәк дигән сүз", диде Мәхмүт Фатыйхов.

Бәяләмә төркеме
Бәяләмә төркеме

Мәхмүт әфәнде сүзләренчә, андый балалар үсеп җитеп, гаилә коргач, үз балаларына да туган телләрен өйрәтүенә шик юк. Бәяләмә төркеме җитәкчесе берничә баланың театр артисты булырга сәләте барлыгын билгеләп, "ул вакытка татар тамашачыбыз калса" дип шаяртты. Мәхмүт Фатыйхов чарада балаларның елдан-ел күбрәк катнашуын һәм малайларның сафлары арта баруына да шатлануын белдерде.

XS
SM
MD
LG