Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО баш секретаре: "Салкын сугыш кире кайтты"


Антониу Гутерреш.
Антониу Гутерреш.

БМО баш секретаре Антониу Гуттереш БМО Иминлек шурасы бүгенге халәтендә Сүриядәге низагны чишә алмый дип белдерде. "Салкын сугыш кире кайтты", диде ул Швециянең SVT телевидениесенә.

Гуттереш узган гасырдагы "Салкын сугыш" белән бүгенгесе аерыла дип саный. Ул вакытта АКШ һәм Совет берлеге арасында зур каршылык туган иде, ә хәзер сүз берничә ил мәнфәгатьләре турында бара ди ул. Баш секретарь сүзләренчә, АКШ һәм Русиядән тыш, Якын Көнчыгыш төбәгендә Төркия, Иран һәм Согуд Гарәбстаны кебек илләр дә актив. Әмма зур илләр низагта катнашучыларның барысын да контрольдә тотып бетерә алмый ди Гуттереш.

Сүриянең үзендә берничә төрле гаскәр, төрле мәнфәгатьләр бәрелешә, сөнниләр белән шыгыйлар арасында низаг. Мондый вазгыятьтә БМО бөтен проблемнарны чишәр дип өметләнү беркатлылык булыр иде ди Гуттериш.

Бу уңайдан БМО баш секретаре Иминлек шурасында реформа кирәк дип саный. Аның фикеренчә, шура хәзерге заман дөнья сәясәтенең торышын түгел, ә Икенче дөнья сугышыннан соңгы халәтне чагылдыра. Аерым алганда, БМО Иминлек шурасының даими әгъзалары вето хокукын кирәгеннән артык еш файдалана ди Гуттереш.

14 апрельгә каршы төндә АКШ, Британия һәм Франция Сүриядә берничә корылмага ут ачты. Бу Сүриянең Дума шәһәрендә химик корал куллану хәбәрләренә җавап булды дип белдерелде. Вашингтон, Лондон һәм Париж химик һөҗүм өчен Сүрия президенты Бәшәр Әсад җаваплы дип саный.

Мәскәү һәм Димәшк химик һөҗүм булмады дип белдерде.

БМО Иминлек шурасы Сүриядә химик корал куллану ихтималы турында резолюцияне кабул итә алмады. Соңрак Иминлек шурасы Көнбатыш коалициясенең Сүриягә һөҗүмнәрен тәнкыйть итүче Русия резолюциясе өлгесен дә кире какты.

XS
SM
MD
LG