Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы сигез сәүдә һәм күңел ачу үзәген ябуны таләп итә


Чаллыдагы батут паркы

Татарстандагы сигез сәүдә һәм күңел ачу үзәге янгын иминлеге ягыннан караганда зур хилафлыклар белән эшләгән. Республика прокуратурасы әлеге үзәкләрне ябуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Татарстанда халык күпләп җыела торган биналарда янгын иминлеге таләпләре үтәлешен тикшерү барышында 603 объектта 1498 канун бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Прокурорлар административ канун бозулар турында 219 эш ачкан. Алар нигезендә 73 кеше административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. Ике очракта кисәтү ясалган.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сәүдә үзәкләрендә эвакуация юллары ябык булу, янгын сүндерү җайланмаларын вакытында карап тормау, эшкә кешеләрне янгын иминлеге кагыйдәләрен өйрәтмичә кабул итү, янгын чыгу очракларына әзерлек йөзеннән хезмәткәрләр өчен күнегүләр уздырмау, янучан материаллар куллану, янгын турында хәбәр итү системының, эвакуация белән идарә системының төзек булмавы кебек хилафлыклар еш очраган.

Атап әйткәндә, Чаллыда "Внебопарк" батут үзәген тикшерү барышында янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү системы камил түгеллеге ачыкланган. Эвакуация юллары ябык булган, янгын вакытында кулланыла торган эчке су үткәргечләр төзек булмаган, тиз янучан материаллар кулланылган, хезмәткәрләргә эш урынында янгын иминлеге чаралары өйрәтелмәгән. Чаллы прокуроры батут үзәге эшен туктату турында мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Моннан тыш, ябылырга мөмкин булган сигез бина арасында Алабугадагы "Батыр" фитнес үзәге, Яшел Үзәндә "Березка", Алексеевскида "Аляска" сәүдә үзәкләре, Сарман районындагы Җәлил бистәсенең мәдәният йорты, Биектауда "Биек Тау" сәүдә йорты, Балык Бистәсендә "Чингизхан" офис үзәге, Иске Шәледә "Пятерочка" кибете бар.

Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып күп корбаннарга китергәннән соң, Русия сәүдә үзәкләрендә тишкерүләр башланган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG