Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда зур ифтар 26 һәм 27 май теннис академиясендә узачак


Казанда былтыргы зур ифтардагы өстәлләр
Казанда былтыргы зур ифтардагы өстәлләр

2018 елда Татарстанның VI республика ифтары 26 һәм 27 майда Казан теннис академиясендә узачак. Башка еллардан аермалы буларак, ифтар хатын-кызлар һәм ирләр өчен аерым үтәчәк. Мөфтият ифтар оештырырга ярдәм итү өчен волонтерлар җыя.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, ифтарны республика мөфтияте, Русия Мөселман эшмәкәрләре берлеге һәм "Kazan-Arena" ширкәте оештыра. Башка еллардан аермалы буларак, ифтар хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым үткәреләчәк.

Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр дип көтелә. Чарага күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм инвалидлар, күрмәүчеләр һәм ярдәмгә мохтаҗлар, төрле мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чакырылачак. Шулай ук бәйрәмдә республика җитәкчеләре, Русия төбәкләреннән дин әһелләре, мөселман дәүләтләренең Русиядәге илчеләре һәм вәкаләтле вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Республика ифтарын оештыруда катнашу өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлар җыюны игълан итте. Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, табыннарны әзерләү һәм җыештыру эшләрен башкару өчен ике көн дәвамында 16 яшьтән өлкәнрәк булган 600 егет һәм кызны җәлеп итү күздә тотыла.

Элегрәк футбол чемпионаты вакытында Согуд Гарәбстаныннан килгән футбол такымы, эшмәкәрләр һәм рәсмиләр өчен Казанда VIP-ифтар уздыру турында белдерелгән иде.

XS
SM
MD
LG