Казан мэриясе Кабан күле буеннан Кәрим Тинчурин бакчасына кадәр йөреш уздырырга рөхсәт бирмәгән. Бу хакта Idel.Реалиига Навальныйның Казандагы штабы координаторы Эльвира Дмитриева хәбәр итә.
Дмитриева сүзләренчә, митинг уздыру өчен 14 мәйдан тәкъдим ителгән булган. Мэрия Дәрвишләр бистәсендәге урынны килештергән. "Бу районда кеше күп яши. Үзләренең хокуклары бозылган дип санаучыларны чакырабыз", ди Дмитриева.
Навальный президент Владимир Путин инаугурациясе алдыннан 5 майда ризасызлык чаралары уздыру турында игълан итте. Ул кешеләрне цензура, коррупция, фәкыйрьлек һәм тигезсезлеккә каршы урамнарга чыгарга чакыра. Чара "Путин безгә патша түгел" дип атала.